Статистика
Онлайн барлыгы: 5 Кунаклар: 5 Кулланучылар: 0
|
Төп бит » 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары
|
Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе укучылары Гарипов математикадан (укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы), Галиәхмәтова татар әдәбиятыннан (укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы) республика турында катнашып кайттылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе укучысы Аскарова татар әдәбиятыннан республика призеры булды. Укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы. Котлыйбыз аларны, уңышлар телибез. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 15 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан интернациональ сугышчылар белән очрашу оештырылды. Очрашуга авылдашларыбыз әфганчы Абдуллин Фердинант һәм Чечня сугышында катнашкан Әхмәдуллин Марат килделәр. Балалар алар каршында чыгыш ясадылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу балаларда уңай тәэсирләр калдырды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 9 нчы февралендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе укучылары Кадимов һәм Нуриев «IT-чемпион-2015» республика конкурсының «Иң актив мәктәп укучысы» номинациясендә җиңү яулап Диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 12 нче февралендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил җитәкчелегендә 5-7 нче сыйныф укучылары Югары Көек авылында яшәүче тыл ветераны Нәбиева Саймә апа белән очраштылар. Ул авыр сугыш елларындагы тормыш, көнкүреш һәм авыр хезмәт турында сөйләде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 13 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә мәктәп һәм авыл китапханәчеләре Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты герой-шагыйрь Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлилов) [15.02.1906 – 25.08.1944] тууына 110 ел тулу уңаеннан 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашында «Җәлил – халык горурлыгы» дигән әдәби кичә уздырдылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 9 нчы февралендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 5-7 нче сыйныф укучылары «Патриотик айлык» кысаларында Әйшияз авылында яшәүче тыл ветераны Исмәгыйлова Зәйнәп апа белән очраштылар. Очрашу һәр баланың күңелендә көчле тәэсир калдырды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 8 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары (класс җитәкчесе Зарипова Чулпан Әмир кызы) «Сугыш чоры балачагы» темасына очрашу үткәрделәр.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 8 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә 1-5 нче сыйныф укучылары катнашында «Яшь антифашистлар көне» билгеләп үтелде. «Герой пионерлар» турында альбом буенча күзәтү ясалды, презентация каралды. Соңыннан укучылар, оригами ысулы белән, тынычлык кошлары – ак күгәрченнәр ясадылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2013 нче елның октябрь аенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе бөтен дөнья буенча үтә торган «Международное исследование компьютерной и информационной грамотности» (International Computer and Information Literacy Study, ICILS) проектында катнашкан иде. Шушы көннәрдә мәктәбебезгә халыкара тикшеренүдә катнашу турында сертификат килеп иреште.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 15 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы тарафыннан «Законнар кайда туа?» темасына Парламент дәресе - 2016 үткәрелде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2016 нчы елның 14 нче гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә авыл һәм мәктәп китапханәчеләре Әхмәдуллина Эльмира, Шәрәфиева Гөлфия тарафыннан татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург Һади Такташның [Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев, 1901 елның 1 гыйнвары, Сыркыды авылы, Тамбов губернасы — 1931 елның 8 декабре, Казан] тууына 115 ел тулу уңаеннан 5-10 нчы сыйныф укучылары өчен «Давыллы еллар җырчысы» дип исемләнгән презентация күрсәтелде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!
Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.
Яңа 2016 нчы ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!
|
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 5 6 7 8 9 10 11 » |
|
|