Сишәмбе, 24.06.2025, 17:19
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10618
Статистика

Онлайн барлыгы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе китапханәсендә мәктәп һәм авыл китапханәчеләре Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс» һәм «Кул эшләрендә күңел җылысы» дигән темаларга күргәзмәләр эшләп куелды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 773 | Өстәде: admin | Дата: 11.03.2016

2016 нчы елның 5 нче мартында патриотик айлык кысаларында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә «Аҗаган» хәрби-спорт уены үткәрелде. «Динамит» һәм «Спортсмены» командалары көч сынашты. Ярыш «Динамит» командасы җиңүе белән тәмамланды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 937 | Өстәде: admin | Дата: 10.03.2016

2016 нчы елның 9 нчы мартында 8 нче март ― Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары әниләр өчен концерт-тамаша куйды. Беренче бүлектә монтаж һәм концерт номерлары, ә икенче бүлектә «Беренче театр» спектакле күрсәтелде. Әниләр бәйрәмне бик җылы кабул иттеләр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 815 | Өстәде: admin | Дата: 09.03.2016

2016 нчы елның 9 нчы мартында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныфында профориентация айлыгы кысаларында «Һөнәрнең юк начары» дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде (сыйныф җитәкчесе Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы). Укучылар күп төрле һөнәрләр белән таныштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1103 | Өстәде: admin | Дата: 09.03.2016

2016 нчы елның 5 нче мартында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан 8 нче март ― Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт куелды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 742 | Өстәде: admin | Дата: 07.03.2016

2016 нчы елның 3 нче мартында Түбән Көек авылы җирлегеннән Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарны искә алу һәм яшь буынга күбрәк мәгълүмат бирү максатыннан, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы тарафыннан 5-7 нче сыйныфлар өчен тәрбия сәгате үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 771 | Өстәде: admin | Дата: 04.03.2016

2016 нчы елның 25 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинаре булып узды. Анда укытучыларыбыз Кадимова Сөмбел Мулланур кызы (5 нче сыйныфта), Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы (7 нче сыйныфта) ачык дәресләр бирделәр. Соңыннан район укытучылары фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 767 | Өстәде: admin | Дата: 25.02.2016

2016 нчы елның 22 нче февралендә узган X Спартакиадада чаңгы ярышы буенча Әтнә районы мәктәпләре арасында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе укучылары командасы 1 нче урын алды һәм кубок белән бүләкләнде. Кызлар арасында Гараева 3 нче урын, ә егетләрдән Заһидуллин 1 нче урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 814 | Өстәде: admin | Дата: 24.02.2016

Татар әдәбиятыннан республика призеры әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 944 | Өстәде: admin | Дата: 23.02.2016

2016 нчы елның 22 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы) Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Котлауларны кабул итегез!» кичәсе үткәрделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 783 | Өстәде: admin | Дата: 22.02.2016

2016 нчы елның 20 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә бәйрәм моның белән генә тәмамланмады. «Илен сөйгән ир булган» исеме астында узган очрашудан соң, «Туган тел көне»нә багышланган, 2 команда арасында «Тамчы-шоу» интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрелде. Ярыш 6-7 нче сыйныфлар арасында барды. «Тукай оныклары» һәм «Батырлар» командалары ихлас күңелдән ярыштылар. Командалар 36:34 очко җыйнап шоу-уен тәмамланды. Залда утырган балалар да сорауларга җавапларны табып командалар өчен җан атып утырдылар. Кыска гына вакыт эчендә телгә бәйләнеше булган бик күп мәгълүматлар белән таныштык. Бәйрәмнән барыбыз да күңел күтәренкелеге белән өйләргә таралыштык.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1357 | Өстәде: admin | Дата: 21.02.2016

Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Ил-көннәр тыныч булганда, егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сыналу ул. Ата-бабаларыбыз үрнәгендә, Ватан сагына басып илебез мөстәкыйльлеген яулаган еллардан алып бүгенге көнгә кадәр егетләребез армиядә хезмәт итеп кайталар. Аларның берсе дә солдат исеменә тап төшермәде, Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтиләр.


2016 нчы елның 20 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенә очрашуга әле күптән түгел генә армия сафларында булып кайткан егетләребез Иске Шимбер авылыннан Шиһабиев Алмаз, Әйшияз авылыннан Газизов Ленар, 4 ел элек хезмәт итеп кайткан шул ук авылдан Хисмәтов Ильяр килде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 942 | Өстәде: admin | Дата: 20.02.2016

2016 нчы елның 19 нчы февралендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең беренче сыйныф укучылары «әлифба» белән хушлаштылар. Шул уңайдан зур бәйрәм – Әлифба бәйрәме үткәрделәр. Ул «Рәхмәт сиңа, Әлифбам!» дигән исем астында узды. Бәйрәмгә әти-әниләр дә чакырылды. Укучыларга Әлифбаны тәмамлау турында таныклык, әти-әниләргә «Рәхмәт хат»ы тапшырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 943 | Өстәде: admin | Дата: 19.02.2016

« 1 2 ... 4 5 6 7 8 ... 10 11 »
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[01.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[15.08.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучы Зәйтүнә апаны туган көне белән котлыйбыз
[04.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Балалар шагыйре Шәүкәт Галиевның туган көне билгеләп үтелде
[07.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз рәхмәт хаты белән бүләкләнде
[09.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә 5 нче сыйныфлар өчен тәрбия сәгате үтте
[05.07.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка унике яшь тулды
[27.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Физик тәрбия буенча район олимпиадасында укучыбыз призёр булды
[30.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Рус теле буенча район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[07.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[17.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз киез итекле хоккей турнирында II урын алдылар
[03.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе узды
[29.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы узды
[02.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды