Сишәмбе, 28.09.2021, 17:30
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 6940
Статистика

Онлайн барлыгы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2016 нчы елның 2 нче апрелендә Халыкара балалар китабын яклау көне уңаеннан, китапханәдә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан «Балалар китабы ― сихри бер дөнья» дигән темага балалар китабына күзәтү оештырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 684 | Өстәде: admin | Дата: 04.04.2016

Янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучыларына «Уеннан ― уймак» темасына тәрбия сәгате үткәрелде (сыйныф җитәкчесе Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 483 | Өстәде: admin | Дата: 01.04.2016

2016 нчы елның 26 нчы мартында Әтнә районы мәктәпләре арасында X Спартакиада кысаларында Әфганстанда хәрби хезмәт үтәгәндә вафат булган Хәйруллин Зөлфәт Зөфәр улы призына үткән милли көрәштә Закиров 1 нче урын, Әхмәдуллин 1 нче урын, Сафиуллин 3 нче урын, Аканашев Д. 3 нче урын, Аканашев А. 3 нче урын, Гарифуллин 4 нче урын алды. Командалар арасында укучыларыбыз 3 нче урында.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 671 | Өстәде: admin | Дата: 30.03.2016

2016 нчы елның 21 нче мартында район мәктәпләре арасында узган волейбол буенча X Спартакиада ярышында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең кызлар командасы III урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 543 | Өстәде: admin | Дата: 25.03.2016

Профориентация айлыгы кысаларында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан «Хезмәт кешесенә – хөрмәт» темасы астында рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 585 | Өстәде: admin | Дата: 19.03.2016

2016 нчы елның 18 нче мартында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы һәм инглиз теле укытучысы Зарипова Чулпан Әмир кызы тарафыннан «Мәңге дөрлә һәм җылыт син, гаилә учагы!» дип исемләнгән очрашу үткәрелде.

Очрашып бер утырулар,
Гомернең бизәкләре.
Хушлашу мизгелләре,
Өзәдер үзәкләрне.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 720 | Өстәде: admin | Дата: 18.03.2016

2016 нчы елның 18 нче мартында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе китапханәсендә мәктәп һәм авыл китапханәчеләре Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан һөнәр сайлау почмагы булдырылды. 7 нче сыйныф укучылары белән очрашып, төрле һөнәр ияләре турында мәгълүмат бирелде. Авыл китапханәчесе Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан Түбән Көек мәктәбендә озак еллар укытучы булып эшләгән Минһаҗ Кашаповның «Без – Тукайлы халык» исемле китабы тәкъдим ителде.   

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 677 | Өстәде: admin | Дата: 18.03.2016

2016 нчы елның 18 нче мартында профориентация айлыгы уңаеннан Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары «Безнең мәктәп күршесендә нинди һөнәр ияләре эшли» исемле класс сәгате үткәрделәр (сыйныф җитәкчесе Шакирова Венера Илгизәр кызы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1086 | Өстәде: admin | Дата: 18.03.2016

2016 нчы елның 17 нче мартында Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары Түбән Көек авылының фельдшеры Гыйниятуллина Рузалия апа белән очраштылар. Рузалия апа балаларга үзенең авыр һәм җаваплы хезмәте турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 644 | Өстәде: admin | Дата: 18.03.2016

Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә балалар үз куллары белән ясаган әйберләр күргәзмәсе оештырылды. Бу эштә башлангыч сыйныф укучылары бик теләп һәм актив катнаштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 591 | Өстәде: admin | Дата: 17.03.2016

2016 нчы елның 16 нчы мартында 2 һәм 3 нче сыйныф укучылары мәктәп остаханәсенә экскурсиягә керделәр. Технология укытучысы Гыйниятов Илшат абыйлары укучыларны мондагы эш кораллары белән таныштырды, остаханәдә нәрсәләр эшләп булуын сөйләде. Балалар экскурсиядән канәгать калдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 655 | Өстәде: admin | Дата: 17.03.2016

2016 нчы елның 16 нчы мартында профориентация айлыгы уңаеннан Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары «Мин кемгә охшарга телим» исемле класс сәгате үткәрделәр (сыйныф җитәкчесе Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы). Класс сәгатенә алдынгы комбайнчы Шәйхиев Рәис абыйлары чакырылды. Балалар аннан комбайнчы һөнәре турында сөйләттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 700 | Өстәде: admin | Дата: 17.03.2016

« 1 2 3 4 5 6 7 ... 11 12 »
Эзләү
Календарь
«  Сентябрь 2021  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Һава торышы