Сишәмбе, 03.08.2021, 15:13
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 6767
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


«Авыл укытучысы» – «Сельский учитель» – 2015 бәйгесендә югары нәтиҗә күрсәткән Әтнә районы Түбән Көек урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улына «Мәгариф» журналының Рәхмәт хаты тапшырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 563 | Өстәде: admin | Дата: 02.10.2015

2015 нче елның 1 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә Өлкәннәр көне үткәрелде. Бәйрәм тантанасына барлык укучыларның әби-бабайлары, дәү әниләре чакырылды. Концерт номерлары беткәннән соң, бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 612 | Өстәде: admin | Дата: 01.10.2015

2015 нче елның 27 нче сентябрендә милли кросс үтте. «Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе укучысы Әхмәдуллина кызлар арасында III урын, ә Гәрәев егетләр арасында II урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 461 | Өстәде: admin | Дата: 28.09.2015

Район мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы район турында катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе укытучылары җиңүләргә иреште. Бадминтон буенча I урында Абдуллина Гөлназ, III урында Галиәхмәтов Дамир, канат тартуда I урында Галиәхмәтов Дамир һәм Зарипова Рүзия, кул көрәшендә III урында Зарипова Рүзия булды.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 346 | Өстәде: admin | Дата: 28.09.2015

Бәхилләшү сүзе

Көз аена туры килде
Гөлия, синең китүең.
Сентябрьнең 14ендә
Туктап калды йөрәгең.

Синең яшьлегең үзе бер матур дөнья иде. Япь-яшь килеш тормыштан ямь табып, аны колачлап сөеп, олыларча зирәк караш белән яши башлаган идең. 14 нче сентябрь иртәсе туганнарыңа, авылдашларга, сине белгән һәр кешегә кара кайгы алып килде. Торналар да синең кайгыңны уртаклашты. Туктаусыз яуган яңгыр да, кара болытлар да таралды ул көнне, чөнки җир-анабыз сине үзең кебек елмаеп торган кояш, йомшак җиле белән каршылады. Син – оҗмах баласы.
Тирә-юньдәгеләрнең өметен аклап, кечкенәдән зирәк булдың, уен-көлке яраттың. Көләч йөз, тәмле сүз белән һәр кешенең күңеленә юл таптың. Әти-әниеңә игътибарлы, өлкәннәргә итәгатьле, олысына-кечесенә ярдәмчел булдың. Гаиләдә бердәнбер бала булсаң да син  әниеңә  игелекле бала, әби-бабаңа таяныч, иптәшләреңә үрнәк дус, күршеләреңә хөрмәтле, безгә-укытучыларга – горурланырлык укучы идең.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1006 | Өстәде: admin | Дата: 16.09.2015

2015 нче елның 10 нчы сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә «Спортивный Татарстан» көне уңаеннан укулар иртәнге гимнастика белән башланып китте. Һәр укучы спорт киеменнән килгән иде. Сәламәтлек тәнәфесләрендә музыка астында төрле физик күнегүләр, бию алымнары ясалды. Мәктәп буенча «Көзге кросс - 2015» үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 565 | Өстәде: admin | Дата: 10.09.2015

2015 нче елның 9 нчы сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары укытучылары белән берлектә «Мәрхәмәтле Татарстан» («Добрый Татарстан») акциясе кысаларында «Йолдызчык» балалар бакчасында концерт куйдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 594 | Өстәде: admin | Дата: 09.09.2015

2015 нче елның 7 нче сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә ЮХИДИ инспекторы Муллагалиев Ф.И., ПДН инспекторы Хадиев Д.Х. һәм өлкән участок инспекторы Сабиров Ф.Ф. тарафыннан укучыларга «Юл йөрү кагыйдәләрен бел» темасына доклад укылды һәм хокук бозуларны булдырмау буенча чыгыш ясалды. Башлангыч сыйныф укучыларына таратма материаллар өләшенде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 528 | Өстәде: admin | Дата: 07.09.2015

2015 нче елның 3 нче сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә «Время доверять» темасы астында тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар ышаныч телефоны буенча анкета тутырдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 375 | Өстәде: admin | Дата: 03.09.2015

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.

 

«Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне Белем бәйрәме белән тәбрикли.

Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, озын гомер теләп кала.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 776 | Өстәде: admin | Дата: 01.09.2015

« 1 2 ... 11 12 13 14 »
Эзләү
Календарь
«  Август 2021  »
ДСЧПҖШЯ
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Тәрбия
Вакыт агышы
Һава торышы