Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Төп бит » 2020/2021 нче уку елы яңалыклары
|
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә шагыйрь Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан шигырь кичәсе булып узды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, иҗаты белән тирәнрәк таныштылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2020 нче елның 19 нчы декабрендә «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында милли көрәш бәйгесе узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Шәрипов 1 нче урынны, Закиров һәм Мөхәмәтгалиев Ф. 2 нче урыннарны, Аканашев 3 нче урынны яуладылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Кадыйрова «Экология – балалар карашы» Илкүләм проекты» рәсем һәм проектлар республика конкурсының муниципаль этабында 2 нче урын алды һәм диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы). |
...
Дәвамын укырга »
|
|
«Туган ягым – яшел бишек» ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Әтнә районы оешуының 30 еллыгына багышланган укучылар арасында туган якны өйрәнү буенча төбәкара эзләнү эшләре конференциясендә 3 нче урын алган Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Аканашева (җитәкчесе Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы) һәм Йосыфов (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) грамота белән бүләкләнделәр. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
«Туган телем – иркә гөлем» район конкурсында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Кадыйрова III урын алды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, китапханәчеләр Шәрәфиева Гөлфия һәм Әхмәдуллина Эльмира 3 нче сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрделәр. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
4 нче декабрь көнне күренекле якташ шагыйребез Сибгат Хәкимнең туган көнен искә алу уңаеннан, Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә китапханәчеләр 7 нче сыйныф укучылары белән шигырь кичәсе уздырдылар. Китап күргәзмәсе куелды, күзәтү ясалды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2020 нче елның 25 нче ноябрендә бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында катнашып, җәмгыять белеменнән призер булган Аскаровны (укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы) котлыйбыз. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
1 нче декабрь – Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә тәрбия сәгатьләре үткәрелде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Әниләрне бәйрәм белән котлап, Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең һәр сыйныфы үзенең чыгышын видеога төшерде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2020 нче елның 19 нчы ноябрендә рус теленнән булып узган Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турында катнашкан укучыларыбызның нәтиҗәләре куанырлык:
1. Аскаров – җиңүче,
2. Шакирова – җиңүче,
3. Галиәхмәтова – призер,
4. Йосыфов – призер,
5. Халикова – призер.
Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз, алда да зур уңышларга ирешүләрен көтеп калабыз. Аларны әзерләүче рус теле һәм әдәбияты укытучылары Кадимова Сөмбел Мулланур кызына һәм Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызына рәхмәтебезне җиткерәбез. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2020 нче елның 24 нче ноябрендә мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары «Казан дәүләт энергетика университетында кунакта» дигән онлайн-чарада катнаштылар. Чара Казан Дәүләт энергетика университеты тарафыннан дистанцион рәвештә, онлайн-режимда Zoom мәйданчыгын кулланып үткәрелде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
|
Календарь
« Июль 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|