Якшәмбе, 20.06.2021, 19:29
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 6666
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Санагыч
Керү формасы
Язмалар архивы
Көннәр агышы

Төп бит » 2020/2021 нче уку елы яңалыклары
2021 елның 12 нче апрелендә мәктәп администрациясе һәм башлангыч профсоюз оешмасы арасында 2021-2023 елларга Коллектив килешү имзаланды. Коллектив килешү «Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» Дәүләт казна учреждениесенә теркәлү өчен җибәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 664 | Өстәде: admin | Дата: 12.04.2021

2021 нче елның 9 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Функциональ грамоталылыкның компоненты буларак математик грамоталылык» дигән тема астында математика укытучыларының район семинары үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 665 | Өстәде: admin | Дата: 12.04.2021

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары чит телләрдә үткәрелә торган «Sсhool Performance» исемле республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабында 2 нче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 276 | Өстәде: admin | Дата: 10.04.2021

2021 нче елның 2 нче апрелендә «Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында танылган тренер-көрәшче Сафаров Рәдиф Рәзит улы истәлегенә милли көрәш бәйгесе узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Аканашев үз авырлыгында 3 нче урын яулады, медаль һәм грамота белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 284 | Өстәде: admin | Дата: 05.04.2021

Выражаем глубокую благодарность участницам муниципального тура Всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика – 2021» Шакировой и Кадыйровой за любовь к языку, к чтению, за бесконечную старательность! Желаем дальнейших успехов.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 665 | Өстәде: admin | Дата: 05.04.2021

2021 нче елның 1 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Халыкара танып–белү, интеллектуаль телевизион бәйгесе — «Тамчы–шоу» да катнаштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 647 | Өстәде: admin | Дата: 02.04.2021

2021 нче елның 20 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм барышында укучылар хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Нәүрүз бәйрәме ахырында казанда пешкән ботка, майлы коймак һәм кайнар чәй белән сыйландылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 760 | Өстәде: admin | Дата: 20.03.2021

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары! Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! 

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикли. Сезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек, тыныч бәхетле көннәр, җан тынычлыгы, яшәүгә дәрт, мул тормыш теләп кала, укуыгызда, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар юлдаш булсын.

Күңелегезнең аяз күген беркайчан да кара болытлар капламасын. Һәр туар таң сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен. Кайгы-хәсрәт сезне һәрчак читләтеп үтсен. Сезгә гомер буе өмет, ышаныч юлдаш булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 625 | Өстәде: admin | Дата: 07.03.2021

2021 нче елның 5 нче мартында Олы Мәңгәр төп гомуми белем мәктәбе базасында Әтнә муниципаль районының төп гомуми белем бирү мәктәпләренең ХV Спартакиада зачётына кызлар арасында узган чаңгы ярышында Әхмәдуллина 2 нче урын яулады.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 249 | Өстәде: admin | Дата: 06.03.2021

2021 нче елның 5 нче мартында Олы Мәңгәр төп гомуми белем мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы тарафыннан игълан ителгән «Спорт, сәламәтлек һәм озын гомерлелек елы»на багышланган чаңгы ярышында районыбыз мәктәпләре профсоюз членнары арасында Габдрахманова Алсу Эдуарт кызы 3 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 271 | Өстәде: admin | Дата: 05.03.2021

« 1 2 3 4 ... 6 7 »
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2021  »
ДСЧПҖШЯ
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Һава торышы


Бәйге
Белем җәүһәрләре-2014 V Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Үткәндә калдылар
[17.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз киез итекле хоккей турнирында II урын алдылар
[23.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Джордж Гордон Байронның туган көне билгеләп үтелде
[09.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Бер күрешү − бер гомер» исемле очрашу кичәсе узды
[09.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[07.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәламәтлек көне» узды
[16.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Көзге кросс – 2019» үткәрелде
[14.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучысы «Сөмбелә – 2017» исеменә лаек булды
[27.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп китапханәсендә күргәзмә эшләп куелды
[08.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[24.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфларда ачык тәрбия чарасы уздырылды
[14.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр светофорда кунакта булдылар
[20.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Туган тел көне билгеләп үтелде
[08.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә кубок алды

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе © 2021
Сделать бесплатный сайт с uCoz

Сайт 2011 нче елның июль аенда дөнья күрде. Мәктәпнең элеккеге сайты http://tkoek.narod.ru
Сайттагы материалларны файдаланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.