Сишәмбе, 01.07.2025, 18:45
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10633
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2020 нче елның 20 нче ноябре көнне Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XI «Белем җәүһәрләре» һәм XIII «#әдәбимарафон» дөньякүләм бәйгеләренең финалистларын бүләкләү тантанасы узды. «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең «Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинациясендә уңышлы катнашкан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты дипломант булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1170 | Өстәде: admin | Дата: 22.11.2020

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Уңыш бәйрәме хөрмәтенә һәр сыйныф видео төшерде һәм яшелчәләрдән композицияләр ясады. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1136 | Өстәде: admin | Дата: 31.10.2020

2020 нче елның 17 нче октябрендә «Ак Барс Агро» ширкәте җитәкчесе Сәлахов Шәйдулла Имам улы призына милли көрәш буенча бәйге узды. Анда составына Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары кергән Әтнә районы командасы да катнашты. Арча муниципаль районы беренчелегенә уздырылган бәйгедә Аскаров үз авырлыгында 1 нче урын алды, «Арча» спорт мәктәбе»ннән медаль һәм грамота белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1272 | Өстәде: admin | Дата: 19.10.2020

2020 нче елның 8 нче октябрендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәчесе Шәрәфиева Гөлфия Низам кызы район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1430 | Өстәде: admin | Дата: 09.10.2020

Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре!

«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне бәйрәмегез белән тәбрикли.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш телибез. Якыннарыгыз һәрчак янәшәдә булсын. Балаларыгыз, оныкларыгыз уңышына шатланып, озак һәм бәхетле яшәгез.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1399 | Өстәде: admin | Дата: 01.10.2020

2020 нче елның 26 нчы сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 7-9 нчы сыйныф укучылары һәм укытучылар «Татарча диктант» акциясендә катнашты.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1119 | Өстәде: admin | Дата: 28.09.2020

2020 нче елның 22 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары катнашында профком рәисе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы тарафыннан «Профсоюз һәм без» дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 776 | Өстәде: admin | Дата: 23.09.2020

2020 нче елның 21 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә профсоюз атналыгы кысаларында профсоюз комитеты рәисе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы тарафыннан «Профсоюз укулары» оештырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1122 | Өстәде: admin | Дата: 22.09.2020

2020 нче елның 14 нче августында Алабуга шәһәрендә Татарстан районнары мәктәпләренә яңа автобуслар тапшыру тантанасы булган иде. Ул көнне Әтнә районына биш автобусның ачкычлары тапшырылды. Аларның берсе Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенә бирелде. Бу уку елыннан Югары Көек, Яңа һәм Иске Шимбер, Әйшияз авыллары укучыларын FORD TRANSIT мәктәп автобусы йөртә башлады. 2011 нче елның 1 нче сентябреннән FIAT Ducato автобусы хезмәт күрсәтте. 

 

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1101 | Өстәде: admin | Дата: 13.09.2020

2020 нче елның 9 нчы сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең яшь армиячеләренә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган медальләр тапшырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 720 | Өстәде: admin | Дата: 10.09.2020

Балалар иминлеге айлыгы чаралары кысаларында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әтнә районы буенча хезмәткәре А. Сотов тормыш иминлеге чараларын үтәү буенча дәрес үткәрде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре балаларга үз-үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләрен, шулай ук ашыгыч хезмәтләрне «112», «101» чакыру номерын искә төшерде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1199 | Өстәде: admin | Дата: 03.09.2020

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.

«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрикли.

Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, сабырлык, хыялларыгызның тормышка ашуын, озын гомер теләп кала.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1601 | Өстәде: admin | Дата: 01.09.2020

2020 нче елның 27 нче августында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Анда район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Ләйсән Атлас кызы Гайфуллина, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнаштылар.

Пленар утырыш барышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең информатика, математика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1443 | Өстәде: admin | Дата: 27.08.2020

« 1 2 3 4 5 6 »
Эзләү
Календарь
«  Июль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[14.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[07.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» ярышы узды
[01.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» җәйге ял лагере ачылды
[16.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез командасы III урын алды
[09.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Яңа Шимбер авылында һәйкәл ачылды
[15.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Хәтер көне билгеләп үтелде
[16.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
16 нчы июнь «Спорт көне» исеме астында узды
[25.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә география укытучыларының район семинары үтте
[20.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр Түбән Көек авылыннан Сабантуйга бирнә җыйдылар
[15.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Географик диктант» халыкара агарту акциясе узды
[17.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
2-3 нче сыйныф укучылары мәктәп остаханәсендә экскурсиядә булдылар
[23.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Дәрдмәнднең туган көне билгеләп үтелде
[19.10.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды