Җомга, 17.05.2024, 10:10
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9519
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2022 нче елның 12 нче февралендә Әтнәдә «Татарстан чаңгы юлы – 2022» республика чаңгы узышына багышланган район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Аканашева 3 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 495 | Өстәде: admin | Дата: 14.02.2022

8 нче февральдә мәктәбебездә 5, 6 нчы сыйныф укучылары өчен Zoom форматында «Дөньяда иң төп дәрес» дигән темага лекцияләр узды.
Проект 2020 нче елның декабрендә эшли башлады, һәм аның төп юнәлеше – бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары өчен Берләшкән Милләтләр Оешмасының Тотрыклы үсеш максатларын трансляцияләү. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 434 | Өстәде: admin | Дата: 09.02.2022

2022 нче елның 28 нче гыйнварында Әтнә районы мәктәпләре арасында XVI Спартакиада кысаларында уздырылган шахмат буенча бәйгедә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Аканашева икенче урынны яулады, аңа медаль һәм грамота тапшырылды. Мәктәп командасы төп гомуми белем мәктәпләре арасында 1 нче урын алды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 521 | Өстәде: admin | Дата: 31.01.2022

27 нче гыйнвар Россиядә хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Блокада икмәге» («Блокадный хлеб») акциясе кысаларында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә класс сәгатьләре үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 382 | Өстәде: admin | Дата: 27.01.2022

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбыз Рәхмәтуллина туган (татар) тел буенча призёр (укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы), Халикова И. рус теленнән җиңүче (укытучысы Кадимова Сөмбел Мулланур кызы), Шакирова Г. җәмгыять белеменнән призёр (укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы), рус теленнән призёр (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), рус теленнән (республика) призёр (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), Йосыфов Д. җәмгыять белеменнән җиңүче (укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы), туган (татар) тел буенча призёр (укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы) булдылар. Укучыларыбызны һәм аларны әзерләүгә зур өлеш керткән укытучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!!!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 603 | Өстәде: admin | Дата: 30.12.2021

2021 нче елның 27 нче декабрендә Яңа Шашы төп гомуми белем мәктәбенең спорт залында «Таң» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы Кыш бабай призына милли көрәш буенча традицион ачык турнир уздырды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Йосыфов Ф. үз авырлыгында 2 нче урын яулады, медаль һәм грамота белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 599 | Өстәде: admin | Дата: 28.12.2021

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.

Яңа 2022 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1088 | Өстәде: admin | Дата: 25.12.2021

15 нче ноябрьдән 19 нчы ноябрьгә кадәр Буа ветеринария техникумы базасында Татарстан Республикасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Закиров «Ветеринария – Юниорлар» компетенциясендә 3 нче урынны яулады, медаль һәм диплом белән бүләкләнде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 643 | Өстәде: admin | Дата: 20.12.2021

Коррупциягә каршы көрәш буенча үткән «Бел һәм юл куйма!» иҗади эшләр бәйгесенең район этабында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Халикова Ф. «Видеоролик» номинациясендә 2 нче урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 587 | Өстәде: admin | Дата: 20.12.2021

2021 нче елның 15 нче декабрендә XVI Спартакиада кысасында уздырылган бадминтон ярышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы тугызьеллык мәктәпләр арасында 1 нче урын алды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде. Укучыбыз Гарифуллин егетләр арасында I урынны яулады, аңа медаль һәм грамота тапшырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 593 | Өстәде: admin | Дата: 15.12.2021

2021 нче елның 11 нче декабрендә «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында XVI Спартакиада кысасында өстәл теннисы буенча бәйге узды. Тугызьеллык мәктәпләр арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучыcы Аканашева 3 нче урынны алды, медаль һәм диплом белән бүләкләнде. Командалар арасында укучыларыбыз 3 нче урында.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 547 | Өстәде: admin | Дата: 13.12.2021

Татарстан Республикасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында катнашкан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Галиәхмәтова һәм Закиров «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 501 | Өстәде: admin | Дата: 11.12.2021

2021 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында урнашкан төп гомуми белем мәктәбен үз эченә алган социаль үзәк ачылуга унөч ел тулды. 2008 нче елның 6 нчы декабрендә урта гомуми белем бирү мәктәбен үз эченә алган социаль үзәкне ачуга Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев килгән иде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 643 | Өстәде: admin | Дата: 06.12.2021

« 1 2 ... 11 12 13 14 15 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[23.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[04.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелде
[30.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфларда «Күңелле стартлар» уздырылды
[02.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәп ачылуга 10 ел тулу уңаеннан, чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм укытучыларны очрашуга чакырабыз
[21.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[13.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә әфганчылар белән очрашу узды
[18.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәяхәт итү көне» узды
[05.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында кубок алды
[27.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Физик тәрбия буенча район олимпиадасында укучыбыз призёр булды
[27.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яңа ел бал-маскарады узды
[28.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яңа ел бал-маскарады узды
[31.01.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат ярышында катнаштылар
[27.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз баскетбол буенча III урын яулады