Җомга, 17.05.2024, 10:42
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9519
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2022 нче елның 17 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә математика атналыгы кысаларында математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы 5-6 нчы сыйныф укучылары катнашында «Йолдызлы сәгать» уены үткәрде. Уенда 6 нчы сыйныф укучылары җиңүче булды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 349 | Өстәде: admin | Дата: 17.03.2022

2022 нче елның 16 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә математика атналыгы кысаларында математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы 3-4 нче сыйныф укучылары катнашында «Кызыклы математика» дип исемләнгән уен-ярыш үткәрде. Уенда 4 нче сыйныф укучылары җиңүче булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 300 | Өстәде: admin | Дата: 16.03.2022

2022 нче елның 15 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә математика атналыгы кысаларында математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы 5-8 нче сыйныф укучылары катнашында «Көчсез звено» уены үткәрде. Уенда Рәхмәтуллина җиңүче булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 386 | Өстәде: admin | Дата: 15.03.2022

2022 нче елның 11 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә узган «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваль-бәйгесендә «Шаяннар» төркеме (3 нче сыйныф) «Башак» әкиятен сәхнәләштереп 2 нче дәрәҗә лауреат булдылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 438 | Өстәде: admin | Дата: 14.03.2022

2022 нче елның 11 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Без бергә» балалар халык иҗаты республика фестиваль-бәйгесенең муниципаль этабы узды. Укучыбыз Кадыйрова «Сәнгатьле уку» номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат булды. Котлыйбыз, алда да зур уңышлар телибез!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 436 | Өстәде: admin | Дата: 14.03.2022

2022 нче елның 10 нчы мартында XVI Спартакиада уеннары кысаларында узган шайбалы хоккей ярышында Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 2 нче урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 816 | Өстәде: admin | Дата: 11.03.2022

10 нчы март көнне мәктәбебездә туган тел һәм әдәбият укытучыларының семинар-практикумы булып узды. Семинар барышында ачык дәресләр тәкъдим ителде: 5 нче сыйныфта татар теле дәресен Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы, 9 нчы сыйныфта татар теле дәресен - Кәбирова Гөлсем Сәлихҗан кызы үткәрде. Шулай ук туган телләр буенча яңалыклар белән район методисты Нигматова Ләйсән Илфат кызы таныштырды. Семинарга йомгак ясап, семинарда катнашучылар аның нәтиҗәлелеген һәм гамәли юнәлешен югары бәяләделәр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 356 | Өстәде: admin | Дата: 10.03.2022

2022 нче елның 18 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Йосыфов VIII Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясенең «Сибгат Хәким – үзе бер тау, шигъриятнең зур тавы» секциясендә уңышлы катнашып, «Мирас» номинациясендә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының дипломы белән бүләкләнде (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы).  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 485 | Өстәде: admin | Дата: 09.03.2022

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары! Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! 

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикли. Сезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек, тыныч бәхетле көннәр, җан тынычлыгы, яшәүгә дәрт, мул тормыш теләп кала, укуыгызда, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар юлдаш булсын.

Күңелегезнең аяз күген беркайчан да кара болытлар капламасын. Һәр туар таң сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен. Кайгы-хәсрәт сезне һәрчак читләтеп үтсен. Сезгә гомер буе өмет, ышаныч юлдаш булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 406 | Өстәде: admin | Дата: 08.03.2022

2022 нче елның 22 нче февралендә Олы Мәңгәр төп гомуми белем мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы тарафыннан уздырылган чаңгы ярышында районыбыз мәктәпләре профсоюз членнары арасында Габдрахманова Алсу Эдуарт кызы 3 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 537 | Өстәде: admin | Дата: 24.02.2022

2022 нче елның 22 нче февралендә Олы Мәңгәр төп гомуми белем мәктәбе базасында Әтнә муниципаль районының төп гомуми белем бирү мәктәпләренең XVI Спартакиада зачётына кызлар арасында узган чаңгы ярышында Аканашева 3 нче урын яулады. Мәктәп командасы да тугызьеллык мәктәпләр арасында 3 нче урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 489 | Өстәде: admin | Дата: 24.02.2022

Гомәр Мәрдәнов исемендәге театраль фестиваль кысаларында укучыларыбыз Шәриф Хөсәеновның «Егерме ел үткәч» драмасын сәхнәләштерде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 502 | Өстәде: admin | Дата: 22.02.2022

1 нче сыйныф укучылары Әлифбаны укуны төгәлләделәр һәм шул уңайдан 18 нче февраль көнне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Әлифба бәйрәме» үтте. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 378 | Өстәде: admin | Дата: 19.02.2022

« 1 2 ... 10 11 12 13 14 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[14.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Без бергә» фестивалендә 2 нче дәрәҗә лауреат булдылар
[04.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[05.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында кубок алды
[02.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[12.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбызга II дәрәҗә диплом тапшырылды
[21.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[24.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең техник хезмәткәре чаңгы ярышында 3 нче урын алды
[13.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә әфганчылар белән очрашу узды
[21.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Көлке көне узды
[28.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 3 нче урынны яуладылар
[19.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып кубок алды
[27.08.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[13.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Очрашулар көне» узды