Пәнҗешәмбе, 16.05.2024, 10:21
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9517
Статистика

Онлайн барлыгы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән тәбрикли.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар, бәхет, дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, теләгән уку йортларына керүләрен тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 500 | Өстәде: admin | Дата: 23.05.2023

2023 нче елның 19 нчы маенда XVII Спартакиада кысасында уздырылган җиңел атлетика буенча ярышларда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Әхмәдуллина 100 метрга йөгерүдә өченче урынны алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 228 | Өстәде: admin | Дата: 22.05.2023

2023 нче елның 16 нчы маенда Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Әтнә район җирле бүлеге, «ТАТМЕДИА» АҖ «Әтнә таңы» газетасы редакциясе, Әтнә районы «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырылган «Казан арты – Әтнә төбәге» районкүләм бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйгедә катнашкан мәктәбебез укучылары Рәхмәтуллина 2 нче дәрәҗә (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы), Шакиров М. 3 нче дәрәҗә (җитәкчесе Заһидуллина Розалия Әхәт кызы) лауреат исеменә лаек булдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 398 | Өстәде: admin | Дата: 18.05.2023

2023 нче елның 28 нче апрелендә Теләче районы Югары Кибәхуҗа мәктәбе базасында Сферум VK Мессенджер платформасы аша үткәрелгән «Мин – журналист» республикакүләм конкурсында мәктәбебез укучысы Рәхмәтуллина 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы.
 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 293 | Өстәде: admin | Дата: 18.05.2023

2023 нче елның 13 нче маенда «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексы базасында Мәктәп спорт клублары уеннары узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Мөхәмәтгалиев Б. 60 метрга йөгерүдә җиңүче булды, Рәхмәтуллина туп ыргытуда икенче урынны яулады. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 284 | Өстәде: admin | Дата: 15.05.2023

2023 нче елның 10 нчы маенда «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында XVII Спартакиада кысасында милли көрәш буенча бәйге узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Мөхәмәтгалиев Б. 1 нче урынны, Гыймранов Н., Йосыфов Д. 2 нче урыннарны, Хәкимов 3 нче урынны яуладылар. Командалар арасында укучыларыбыз 2 нче урында.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 484 | Өстәде: admin | Дата: 11.05.2023

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 5-7 нче сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Күлле Киме авылының мәктәп бинасында урнашкан Сибгат Хәким музеенда булдылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 434 | Өстәде: admin | Дата: 10.05.2023

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан, 2023 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг булды. Анда тыл ветераннары чакырылды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды.
Сугыш елларында һәлак булучыларны искә алу чаралары бүген Югары Көек, Яңа Шимбер һәм Иске Шимбер авылларында да узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 400 | Өстәде: admin | Дата: 08.05.2023

2023 нче елның 26 нчы апрелендә «Дулкын» йөзү бассейнында «Укытучылар һәм остазлар елы»на багышлап үткәрелгән йөзү ярышында районыбыз мәктәпләре профсоюз членнары арасында Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы 1 нче урын, Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы 3 нче урын яуладылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 420 | Өстәде: admin | Дата: 28.04.2023

2023 нче елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 1-5 нче сыйныф укучылары арасында бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган шигырь кичәсе үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 289 | Өстәде: admin | Дата: 26.04.2023

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Кадыйрова, Рәхмәтуллина, Гарифуллина Арча муниципаль районы «Социалистик Хезмәт Герое Стелла Закиевна Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе» базасында РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге «Бәхет биргән туган җирем» X районара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 349 | Өстәде: admin | Дата: 24.04.2023

2023 нче елның 14 нче апрелендә «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында танылган тренер-көрәшче Сафаров Рәдиф Рәзит улы истәлегенә милли көрәш бәйгесе узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Мөхәмәтгалиев Б. үз авырлыгында 2 нче, Гыймранов Н. 3 нче урыннарны яуладылар, медаль һәм грамота белән бүләкләнделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 435 | Өстәде: admin | Дата: 15.04.2023

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 1-9 нчы сыйныф укучылары белән «Туклану – сәламәтлек нигезе», «Дөрес туклану серләре» темаларына тәрбия сәгатьләре үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 340 | Өстәде: admin | Дата: 10.04.2023

« 1 2 ... 4 5 6 7 8 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[19.01.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре белән очрашу узды
[12.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз билбау көрәше буенча ярышта катнашты
[28.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[21.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучылары экологлар белән очраштылар
[10.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары 2 нче урынны яуладылар
[18.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укучылар катнашында төрле чаралар үткәрелде
[23.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Спартакиаданың быелгысы тәмам, җиңүчеләр билгеле
[15.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелде
[25.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[11.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[19.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Район күләмендә «Аҗаган – 2021» хәрби-спорт уены узды
[20.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез китапханәсендә күргәзмә куелды
[09.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне