Сишәмбе, 22.07.2025, 03:51
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10676
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә Дамир кызы, Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара яшүсмерләрнең фәнни-эзләнү укуларында катнашып, сертификат белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 739 | Өстәде: admin | Дата: 04.04.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасында катнаштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 925 | Өстәде: admin | Дата: 02.04.2015

2015 нче елның 31 нче мартында Әтнә муниципаль районы күләмендә үткәрелгән экологик конференциядә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Аскарова Диләрә, Галиәхмәтова Дилә «Өй шартларында туя мае әзерләү һәм аның организмга тәэсире» дигән тема астында уңышлы чыгыш ясап I урын алдылар (фәнни җитәкчесе Шакирова Флера Гарифҗан кызы).  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 690 | Өстәде: admin | Дата: 01.04.2015

2015 нче елның 11 нче мартында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Әтнә туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Зәйнуллина Гөлия Нурхәсән кызы белән очрашу булды. Ул укучыларны Җиңүнең 70 еллыгына карата экспонатлар белән таныштырды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 810 | Өстәде: admin | Дата: 11.03.2015

2015 нче елның 7 нче мартында IX Спартакиада хисабына 1998 нче елгылар һәм яшьрәкләр арасында үткәрелгән волейбол ярышында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең кызлар командасы III урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 662 | Өстәде: admin | Дата: 10.03.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хадиева Эльвина «Созвездие-Йолдызлык-2015» эстрада фестиваленең район турында «Вокал-соло» номинациясендә урта төркемдә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (җитәкчесе Муллагалиева Зөһрә Наил кызы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 653 | Өстәде: admin | Дата: 09.03.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Шакирова Энҗе Әнәс кызы «Созвездие-Йолдызлык-2015» эстрада фестиваленең район турында «Вокал-соло» номинациясендә өлкән төркемдә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (җитәкчесе Шакирова Флера Гарифҗан кызы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 725 | Өстәде: admin | Дата: 09.03.2015

2015 нче елның 20 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә патриотик айлык кысаларында «Аҗаган» үткәрелде. Өлкән сыйныф укучылары, командаларга бүленеп, үзара көч сынашты.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 985 | Өстәде: admin | Дата: 22.02.2015

«Ел укытучысы – 2015» бәйгесенең район турында катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 681 | Өстәде: admin | Дата: 21.02.2015

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары тыл ветераннары Шәйхиева Нурания һәм Бәйрәмова Гыйзелбанат апалар белән очрашуда булдылар. Өлкәннәрнең дәһшәтле сугыш елларында күргән авырлыклары, хезмәтләре турында сөйләве укучыларны уйланырга мәҗбүр итте. Алар чын күңелдән тыл ветераннарына сокландылар һәм рәхмәт әйттеләр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 896 | Өстәде: admin | Дата: 19.02.2015

2015 нче елның 18 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары сугыш ветераны Баһаветдинов Габделхәй абый белән очраштылар. «Ветеран үзе үткән фронт сукмагы турында сөйләгәндә, күз алдына сугыш турындагы куркыныч кинолар килде», – диде укучылар. Бу очрашу аларда зур тәэсирләр калдырды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 827 | Өстәде: admin | Дата: 18.02.2015

2015 нче елның 14 нче февралендә 1998 нче елгылар һәм яшьрәкләр арасында IX Спартакиада хисабына районда үткән чаңгы ярышында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гәрәев Илназ III урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 576 | Өстәде: admin | Дата: 17.02.2015

« 1 2 3 4 5 6 ... 9 10 »
Эзләү
Календарь
«  Июль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[21.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Туган тел көне билгеләп үтелде
[04.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде
[01.10.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз әбиләренә бүләкләр әзерләделәр
[22.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Хәтер көне» узды
[16.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды
[14.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[03.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» үтте
[21.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә оештырылды
[12.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол буенча IV урын алдылар
[26.10.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Мәктәп китапханәсе көне» билгеләп үтелде
[27.08.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» ял лагере грамота белән бүләкләнде
[17.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Музейлар көне» узды
[18.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды