Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
|
Лагерьның бүгенге көне «Музейлар көне» исеме астында узды. Шул уңайдан Тукай Кырлайга юл тоттык. Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музеенда булдык. Сәгъди абзый йортын күзәттек, су буйларын да күздән кичердек. Соңыннан бай йортында да булдык. Юл уңаенда Шиһабетдин Мәрҗани чишмәсендә туктап, саф суларын авыз иттек. Табигатьтә тукталыш ясап, ял итеп, тукланып алырга да вакыт таптык. Бүгенге көнебез бик файдалы һәм күңелле үтте. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
|
|