Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
|
Лагерьда 14 нче көн – «Сәламәтлек көне». Иртәнге зарядка, линейка үткәннән соң, «Ачышлар сәгате»нә уздык. Информатикага алмашка математика фәне килде. Укытучы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы үзенең ачышларын «Могҗизалар кыры» уены аша башлап җибәрде. Балалар бик күп яңа белемнәр алдылар, үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. Лагерьга ПДН хезмәткәрләре Гүзәлия һәм Илүзә апалары килгән иде. Алар укучыларга җәйге каникулда үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр. Шуннан соң спорт дөньясына кереп чумдык. «Спорт һәм сәламәтлек иле»нә сәяхәтне конкурс буларак ясадык. Конкурс 5 станциядән торды. Укучылар төрле конкурсларда бик актив катнаштылар. Соңыннан бәйрәмебез спорт турында викторина белән дәвам итте. Бүгенге көнебез дә балалар өчен бик тә кирәкле һәм кызыклы үтте. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
|
|