|
2018 нче елның 18 нче июне − Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган «Йолдызчык» җәйге ял лагереның 16 нчы көне. Бүгенге көн «Сәяхәтләр көне» буларак узды. Иртәнге линейка, зарядкадан соң инструктаж үткәрелде. Бүгенге көнне балалар күптәннән зарыгып көттеләр. Автобуска утырышып, җырлый-җырлый Ашыт буена юл тоттык. Балык тоттык, уха пешердек, төрле уеннар уйнарга да өлгердек. Ашыт буендагы кошларны, бөҗәкләрне, үсемлекләрне күзәттек. Бүгенге көн балаларның хәтерендә озак сакланыр. |