Статистика
Онлайн барлыгы: 4 Кунаклар: 4 Кулланучылар: 0
|
|
Лагерьда 6 нчы көнебез дә күңелле генә үтеп китте. Бүгенге көн – «рус теле көне» буларак билгеләп үтелде. Көндәлек шөгыльләрдән соң «ачышлар сәгате» башланды. Кунакларыбызның беренчесе – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы. Ул А.С. Пушкинга багышланган чара үткәрде. Викторина уздырды һәм Пушкин әкиятләрен аудиоязмада тыңлатты. Балалар да үзләре белгән шигырьләрен яттан укыдылар. Икенче кунагыбызны балалар ашкынып көтеп алдылар. Ул информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур. Укучылар «Информатика дөньясында» дәресендә информатика «диңгезе»нә кереп чумдылар. Илнур абыйлары шул кадәрле итеп аңлата, өйрәтә, аерып та алып булмый балаларны. Соңыннан укучылар Пушкин әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар. Көнебез бик тә файдалы шөгыльләр белән сизелми дә узып китте. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
|
|