Статистика
Онлайн барлыгы: 5 Кунаклар: 5 Кулланучылар: 0
|
|
2018 нче елның 1 нче июнендә мәктәп яны лагере үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Бүген «Балаларны яклау көне» уңаеннан район күләмендә зур чара оештырылды. Укучылар шул мероприятиедә катнаштылар. Төрле уеннар уйнадылар, асфальтка рәсемнәр ясадылар. Иң куанычлысы футбол ярышы булды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары 3 нче урынга чыкты. Командада 4 кенә бала иде әле. Шулай булса да бирешмәделәр. Бүгенге көн шулай сизелмичә дә узып китте. Ләкин истә калырлык булды!!! |
...
Дәвамын укырга »
|
|
|
|