Якшәмбе, 15.06.2025, 17:55
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10600
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Математика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы Бөтенрәсәй «Ел укытучысы – 2020» конкурсының муниципаль этабы финал турында катнашып диплом белән бүләкләнде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1266 | Өстәде: admin | Дата: 15.01.2020

2020 нче елның 5 нче гыйнварында Әтнә районы мәктәпләре арасында XIV Спартакиада кысаларында уздырылган шахмат буенча бәйгедә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Галиәхмәтова өченче, Йосыфов икенче урыннарны яуладылар. Мәктәп командасы төп гомуми белем мәктәпләре арасында II урын алды.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 990 | Өстәде: admin | Дата: 08.01.2020

2019 нчы елның 28 нче декабрендә Яңа Шашы төп гомуми белем мәктәбенең спорт залында Кыш бабай призына милли көрәш буенча бәйге узды. Анда 8 районнан 120 яшь көрәшче бил алышты. Составына Насыров, Аскаров (3 нче урын), Аканашев, Гарифуллин, Мөхәммәтгалиев Ә., Шәрипов, Закиров, Мөхәмәтгалиев Ф., Гыймранов Н., Мөхәммәтгалиев Б., Хәкимов, Гайнуллин, Хәбибуллин Р. («Иң яшь көрәшче») кергән Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 3 нче урын алды һәм кубок белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1015 | Өстәде: admin | Дата: 08.01.2020

2019 нчы елның 27 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 6-9 нчы сыйныф укучылары катнашында яңа ел бал-маскарады үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1133 | Өстәде: admin | Дата: 27.12.2019

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.

Яңа 2020 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 673 | Өстәде: admin | Дата: 26.12.2019

Бөтенрәсәй олимпиадаларының муниципаль этабында катнашып, география фәненнән призер булган Гарифуллинны (укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы), сәнгать фәненнән (укытучысы Абдуллина Гөлназ Газиз кызы), рус теленнән (укытучысы Кадимова Сөмбел Мулланур кызы), җәмгыять белеменнән (укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы) призер булган Аскаровны, рус теленнән призер Йосыфовны (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы) котлыйбыз. 

 

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 821 | Өстәде: admin | Дата: 25.12.2019

2019 нчы елның 21 нче декабрендә XIV Спартакиада уеннары кысаларында узган волейбол ярышында Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 2 нче урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 819 | Өстәде: admin | Дата: 23.12.2019

2019 нчы елның 14 нче декабрендә Спартакиада кысаларында мәгариф хезмәткәрләренең беренчел профсоюз оешмалары арасында Әтнә муниципаль районының «Ашыт» спорт комплексында шахмат ярышлары узды. Ярышлар 2 төркемдә үткәрелде: ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында. Гомумкоманда беренчелегендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе беренчел профсоюз оешмасы командасы 3 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 796 | Өстәде: admin | Дата: 16.12.2019

Китапханәдә 9 нчы декабрь – коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан күргәзмә эшләп куелды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 942 | Өстәде: admin | Дата: 09.12.2019

Китапханәдә инвалидлар декадасы уңаеннан «Саулыгың какшаса да, рухың какшамасын» исемле китап күргәзмәсе куелды, күзәтү ясалды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 924 | Өстәде: admin | Дата: 07.12.2019

2019 нчы елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында урта гомуми белем бирү мәктәбен үз эченә алган социаль үзәк ачылуга унбер ел тулды. 2008 нче елның 6 нчы декабрендә социаль үзәкне ачуга Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев килгән иде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 781 | Өстәде: admin | Дата: 06.12.2019

2019 нчы елның 4 нче декабрендә китапханәбездә күренекле якташ шагыйребез Сибгат Хәкимнең (Хәкимов Сибгат Таҗи улы) (1911–1986) тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Шулай ук укучыларга шагыйрь турында презентация тәкъдим ителде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 912 | Өстәде: admin | Дата: 04.12.2019

2019 нчы елның 25 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Әниләр көненә карата бәйрәм концерты куйды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1236 | Өстәде: admin | Дата: 25.11.2019

« 1 2 3 4 5 »
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[05.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[24.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
24 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[22.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара Җир көне билгеләп үтелде
[06.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга сигез ел тулды
[01.10.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котлыйбыз
[27.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә төгәл фәннәр атналыгы дәвам итә
[25.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол буенча III урын алдылар
[09.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр Яңа Кырлай авылындагы Г. Тукайның әдәби-мемориаль музеенда булдылар
[27.10.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә инглиз теле укытучыларының район семинары узды
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[09.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[09.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә финанс грамоталылыгы көне узды
[25.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинаре үтте