Җомга, 11.07.2025, 11:45
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10653
Статистика

Онлайн барлыгы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2019 нчы елның 28 нче сентябрендә Арча шәһәрендә милли көрәш буенча бәйге узды. Анда составына Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы кергән Әтнә районы командасы да катнашты. Арча муниципаль районы беренчелегенә уздырылган бәйгедә Аканашев үз авырлыгында 2 нче урынга лаек булды, «Арча» спорт мәктәбеннән медаль һәм грамота белән бүләкләнде.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 721 | Өстәде: admin | Дата: 30.09.2019

2019 нчы елның 21 нче сентябрендә район спорт мәктәбе базасында, «Татарстан кроссы – 2019» йөгерү көне кысаларында, җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелеге уздырылды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары бик теләп катнаштылар һәм уңышлар белән кайттылар. Укучыларыбыз Аканашева 2 нче, Закиров һәм Әхмәдуллин 3 нче урыннарны яуладылар.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1009 | Өстәде: admin | Дата: 23.09.2019

2019 нчы елның 13 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә көзге кросс узды. Җиңел атлетика кроссында Әхмәдуллин, Әхмәдуллина, Аканашева, Мөхәмәтгалиев финишка беренче булып килделәр. Җиңүчеләргә һәм призёрларга грамоталар тапшырылды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1056 | Өстәде: admin | Дата: 16.09.2019

2019 нчы елның 6 нчы сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең тәҗрибә участогында бәрәңге алу өмәсе оештырылды. Анда 5-9 нчы сыйныф укучылары, укытучылар һәм хезмәткәрләр катнаштылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 990 | Өстәде: admin | Дата: 06.09.2019

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.

«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрикли.

Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, сабырлык, хыялларыгызның тормышка ашуын, озын гомер теләп кала.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1344 | Өстәде: admin | Дата: 02.09.2019

2019 нчы елның 9 нчы августында Күәм урта гомуми белем мәктәбе базасында педагогларның август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары узды. 13 нче августта ул Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе базасында дәвам итәчәк. Алдагы көннәрдә секция утырышлары Бәрәскә урта һәм Яңа Шашы, Олы Мәңгәр, Бәрәзә төп гомуми белем мәктәпләрендә үтәчәк. 

 

Категория: 2019/2020 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 985 | Өстәде: admin | Дата: 09.08.2019

« 1 2 3 4 5
Эзләү
Календарь
«  Июль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[22.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә III урынга лаек булды
[18.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Казан арты – Әтнә төбәге» бәйгесендә катнаштылар
[17.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз киез итекле хоккей турнирында II урын алдылар
[01.09.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[15.08.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучы Зәйтүнә апаны туган көне белән котлыйбыз
[27.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызга эчке эшләр бүлегендә хезмәт итү турында сөйләделәр
[11.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 2 нче урынны яуладылар
[19.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Район күләмендә «Аҗаган – 2021» хәрби-спорт уены узды
[22.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укучыларга дельталётта очу дәресләре үткәрелде
[02.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар стена газетасы чыгардылар
[02.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәп ачылуга 10 ел тулу уңаеннан, чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм укытучыларны очрашуга чакырабыз
[24.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә оештырылды
[19.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Мин һәм Кызыл китап» бәйгесендә 2 нче урын яулады