Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
| 2012 нче елның 5 нче гыйнварында Казан кремлендәге Бөек Ватан сугышына багышланган музей-мемориал җитәкчесе Михаил Черепанов җитәкчелегендәге «Хәтер маршы» безнең мәктәбебездә булып китте. Алар укытучылар һәм укучылар белән очраштылар, Казан хәрби дан клубы тарафыннан кайда күмелгәннәре ачыкланган 58 якташыбызның исемлеген тапшырдылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Кышын кошларга салкыннар түгел, ә ачлык
куркыныч тудыра. Ачлыктан 10 песнәкнең 2-се генә исән кышлый. Шуны күздә
тотып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары җимлекләр
ясап элделәр. |
...
Дәвамын укырга »
|
| 2010 нчы елның декабрь аенда район Балалар Думасы утырышы булды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия спикер итеп сайланды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.
Яңа 2012 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Хокук бозулар һәм наркоманиягә каршы профилактика буенча күрсәтелгән "Зорка Венера" кинофильмына карата язылган сочинениеләр конкурсында кечкенәләр төркемендә икенче урын алган өчен Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2011 нче елның 9 нчы декабрендә Биектау районы Айбаш урта мәктәбендә уздырылган IV республикакүләм "Туган як табигате" фестивалендә "Тукайны күргән мәчет" эзләнү эше белән уңышлы чыгыш ясап, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия "Туган як тарихы" номинациясендә 3 нче урын алды һәм грамота белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Хәбибуллин Рамил Шамил улы.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2011 нче елның 5 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Сибгат Хәкимнең 100 еллыгына багышланган "Сибгат Хәким - үзе бер тау" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
|
|
| 2011 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында мәктәпне үз эченә алган социаль үзәк ачылуга өч ел тулды.
|
|
| Кем дөньяга кеше бүләк итә, Ә кешегә якты дөньяны? Тойгылары кояш кебек кайнар, Эретерлек гранит кыяны?
Кем күңеле тулган айдай серле, Язлар сыман назлы, ягымлы? Шатлыкларын башкаларга бүлеп, Кайгыларга түзем, сабырлы?
Кем елмая җәйге таң аткандай, Балкып китә шундук тирә-як? Нәфислеге гөлләр сокланырлык, Көләчлектә аңа тиңнәр юк!
|
...
Дәвамын укырга »
|
2011 нче елның 16 нчы ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Уңыш бәйрәме узды.
...
Дәвамын укырга »
|
2011 нче елның 14 нче ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды.
|
2011 нче елның 14 нче ноябрендә мәктәбебездә ярминкә уздырылды. Һәр сыйныф ярминкәдә актив катнашып, барысы 13000 сумнан артык акча җыйналды. Акчаларның бер өлеше декабрь аенда узачак "Шәфкатьлелек" марафонына тапшырылачак, калганнарын һәр сыйныф үзләренә кирәк-яракка тотачак.
...
Дәвамын укырга »
|
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең сәламәтлек театры VIII республика конкурсының район этабында җиңүгә иреште
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 98 99 100 101 102 ... 104 105 »
|
|