Статистика
Онлайн барлыгы: 3 Кунаклар: 3 Кулланучылар: 0
|

| Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия татар әдәбияты буенча район олимпиадасында призер булды. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәбирова Гөлсем Сәлихҗан кызы.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| Мәктәбебезнең барлык сыйныф бүлмәләре дә, бәйрәм җитүне искәртеп, матур итеп бизәлделәр, ә хәзерге вакытта укучылар Яңа ел стена газеталарын чыгару эшенә керештеләр.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия рус әдәбияты буенча район олимпиадасында призер булды. Җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кадимова Сөмбел Мулланур кызы.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| 2012 нче елның 15 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2 нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү җыены булып үтте. Башлангыч сыйныфлар атналыгына йомгак ясап, укучыларга истәлекле бүләкләр бирелде.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| КФУда узган яңа белем стандартлары шартларында хезмәт тәрбиясе бирү темасы кысаларында II Бөтенроссия фәнни-практик конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Шакирова Флера Гарифҗан кызы Диплом белән бүләкләнде.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| 2012 нче елның 14 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында «Туган тел көне» узды. Укучылар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр, сүзләр уйлап яздылар. Уен «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| 2012 нче елның 13 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгының 4 нче көне Спорт көне буларак билгеләп үтелде. Ул физкультура укытучысы Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы белән берлектә оештырылды. Спорт көне иртә белән зарядка ясау белән башланып китте. Укучылар тәнәфесләрдә уеннар уйнадылар, биеделәр. Күңелле стартлар үтте.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| 2012 нче елның 12 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгының 3 нче көне узды. Укучылар «Математик поезд»га утырып Математика иленә сәяхәт иттеләр. Укучылар ребуслар, математик табышмаклар, башваткычлар, кроссвордлар чиштеләр.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары яңа елны каршы алырга әзерләнәләр. Алар үз куллары белән төрле кар бөртекләре ясарга өйрәнделәр һәм кабинетларын бизәделәр. Шулай ук әти-әниләренә яңа ел бүләкләре әзерләделәр.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| 2012 нче елның 11 нче декабрендә башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында Дмитрий Наркисович Мамин-Сибирякның (1852-1912) 160 еллыгына багышланган иҗади кичә узды. Укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштылар. «Как жила была последняя муха» әкиятеннән өзек күрсәттеләр.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| 2012 нче елның 10 нчы декабреннән Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды. 15 нче декабрь көнне аңа йомгак ясалачак. 10 нчы декабрь көнне «Табышмаклар кичәсе» үзды. Укучылар бик актив катнаштылар.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| «Шәфкатьлелек декадасы» кысаларында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең һәр укучысы «Яңа ел бүләге» операциясендә катнашты. Укучыларыбыз Дәрвишләр бистәсендәге интернат-мәктәп балалары өчен уку кирәк-яраклары, җылы бияләй, оекбашлар, чәпәли һәм носкилар алып килделәр.
|
|
« 1 2 ... 96 97 98 99 100 ... 110 111 »
|
Календарь
« Июль 2025 » |
Д |
С |
Ч |
П |
Җ |
Ш |
Я |
| 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|