Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Район күләмендә 6-8 нче сыйныфлар арасында үткәрелгән олимпиадада катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия (укытучысы Кәбирова Г.С.) татар әдәбиятыннан 1 нче урын алды.
...
Дәвамын укырга »
А.Гыйләҗев әсәре буенча күрсәтелгән «Бибинур» кинофильмына карата язылган сочинениеләр конкурсында кечкенәләр төркемендә беренче урын алган Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Хафизова Әминә һәм өченче урын алган 5 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
...
Дәвамын укырга »
2012 нче елның 9 нчы апрелендә Әтнә район беренчелегенә булып узган милли көрәш буенча ярышта Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Гыймранов Ришат 40 кг га кадәрле үлчәүдә III урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде (тренеры Хәбибуллин Рамил Шамил улы).
...
Дәвамын укырга »
2012 нче елның 4 нче апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф кызлары башкалабызга экскурсиягә барды. Алар Казан шәһәренең күп кенә истәлекле урыннарында булганнар: Кол Шәриф мәчете, Кол Шәриф музее, кинотеатр, балавыздан эшләнгән сыннар музее. Бу экскурсия укучылар өчен бик тә мавыктыргыч, кызыклы, файдалы узган.
...
Дәвамын укырга »
2012 нче елның 2 нче апрелендә районның 3 нче һәм 4 нче сыйныф укытучылары арасында, компьютер технологияләрен иң яхшы белүчене ачыклау максатыннан, конкурс узды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы III урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
2012 нче елның 26 нчы мартында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Ашыт» тыюлыгы инспекторы Әхмәтова Ләйсән Рәшит кызы белән очрашу узды. 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында «Тере табигать» темасына КВН узды (укытучы Шакирова Ф.Г.).
...
Дәвамын укырга »
2012 нче елның 23 нче мартында «Созвездие-Йолдызлык-2012» фестивалендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия , «Конферанс» номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, II турга үтте һәм диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Кадимова С.М.).
...
Дәвамын укырга »
2012 нче елның 23 нче мартында «Созвездие-Йолдызлык-2012» фестивалендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Хәкимов Рәсим , «Вокал-соло» номинациясендә катнашып, диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Фәтхрахманова Э.М.).
...
Дәвамын укырга »
2012 нче елның 15 нче мартында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Латыпова Алинә районда уздырылган экологик конференциядә уңышлы чыгыш ясады һәм грамота белән бүләкләнде (җитәкчесе Шакирова Ф.Г.).
...
Дәвамын укырга »
2012 нче елның 13 нче мартында Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә математика укытучыларының зональ семинары булды (укытучы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы). Семинарда Арча районы Яңа Кишет урта гомумбелем мәктәбенең математика укытучылары да катнашты.
...
Дәвамын укырга »
2012 нче елның 7 нче мартында Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары җаваплылыгында мәктәптә бәйрәм үткәрелде. Һәр сыйныф егетләре классташ кызларын һәм хатын-кыз укытучыларны бәйрәм белән котладылар.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне 8 нче март ― Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикли. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, бәхет-шатлык теләп кала. Күңелегезнең аяз күген беркайчан да кара болытлар капламасын. Һәр туар таң сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен. Кайгы-хәсрәт сезне һәрчак читләтеп үтсен! Сезгә гомер буе өмет, ышаныч юлдаш булсын!
...
Дәвамын укырга »
2012 нче елның 2 нче мартында курчак театры түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз Р.Корбанның «Керпе малае дуслар эзли» исемле әсәрен сәхнәләштерделәр. Җитәкчесе: Нигъмәтова Ләйсән Илфат кызы .
...
Дәвамын укырга »
« 1 2 ... 95 96 97 98 99 ... 104 105 »