Статистика
Онлайн барлыгы: 2 Кунаклар: 2 Кулланучылар: 0
|

| 2012 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында мәктәпне үз эченә алган социаль үзәк ачылуга дүрт ел тулды.
|
|

| Технология (кызлар) буенча уздырылган бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль турында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Шакирова Энҗе Әнәс кызы җиңүче булды. Җитәкчесе технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә китапханәче Шәрәфиева Гөлфия драматург Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулу уңаеннан кичә уздырды.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| 2012 нчы елның октябрь башыннан Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә әзерлек төркеме балалары белән эшчәнлек башланып китте. Башлангыч сыйныф укытучылары Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы җитәкчелегендә 11 бала, Абдуллина Гөлназ Газиз кызы җитәкчелегендә 4 бала шөгыльләнә. Алар һәр атнаның җомга көнендә мәктәптә булалар. Әйшияз һәм Югары Көек авылы балалары FIAT Ducato автобусы белән йөртелә.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| 2012 нчы елның 26 нчы ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Шәфкатьлелек ярминкәсе узды, Әниләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмне 8 нче сыйныф укучылары һәм аларның җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы оештырды.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| «Эрудит-клуб»ның «Казанның истәлекле урыннары» темасына багышланган турында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы III урын яулады һәм грамота белән бүләкләнде. Алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар телибез.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| 2012 нче елның 2 нче ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Уңыш бәйрәме узды.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| 2012 нче елның 26 нчы октябрендә Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә республикакүләм фәнни-методик семинар узды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы «Туган як табигатенә метереологик күзәтүләр» дигән темага чыгыш ясады һәм Экология һәм география институтының (КФУ) Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| VII Спартакиада уеннары кысаларында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Әхмәдуллина Зөһрә Илсур кызы (укытучысы Хафизов Гомәр Зариф улы) үз авырлыгында кул көрәше ярышында I урынга лаек булды һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| «Белем җәүһәрләре» дип исемләнгән Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында быел өченче мәртәбә үткәрелде.
Быелгы бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2012 нче елның 12 нче октябрендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече залында үтте. Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең сайты «Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы» номинациясендә III дәрәҗә грамота белән бүләкләнде.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Кадимова Сөмбел Мулланур кызы район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| Бөек рус шагыйрәсе Марина Цветаеваның 125 еллыгы уңаеннан, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8 нче октябрь көнне кичә булып үтте. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы оештырган бу кичәдә шагыйрәнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган романслар яңгырады.
|
...
Дәвамын укырга »
|

| «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте инициативасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла. «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе быел өченче тапкыр уздырыла.
|
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 97 98 99 100 101 ... 110 111 »
|
Календарь
« Июль 2025 » |
Д |
С |
Ч |
П |
Җ |
Ш |
Я |
| 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|