Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
|
2019 нчы елның 14 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Уңыш бәйрәме үткәрелде. Төп тема бәрәңгене яклау иде. Һәр сыйныф яшелчәләрдән композиция һәм бер концерт номеры әзерләде. Ахырдан бәйрәм табын артында дәвам итте. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2019 нчы елның 30 нчы октябрендә узган XIV Спартакиадада бадминтон ярышы буенча Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы 2 нче урынны яулады. Укучыларыбыз Сафина һәм Әхмәдуллин II урыннарны, Аканашев III урынны алдылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Хәликова, Йосыфов, Аканашева Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан уздырылган «Минем шәҗәрәм» («Моя родословная») дигән конкурста катнаштылар. Катнашучыларга сертификат тапшырылды. Җитәкчесе Әхмәдуллина Эльмира Мәксүт кызы. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2019 нчы елның 8 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең профсоюз оешмасы рәисе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы РФ мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика комитеты Мактау грамотасы белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2019 нчы елның 29 нчы октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Эрудит–Клуб» конкурсының мәктәп туры үтте. 1 нче урында 8 нче сыйныф укучылары, ә 2 һәм 3 нче урыннарны 9 белән 7 нче сыйныфлар бүлеште. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2019 нчы елның 18 нче октябрендә «Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында XIV Спартакиада кысасында өстәл теннисы буенча бәйге узды. Тугызьеллык мәктәпләр арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучыcы Аканашев 3 нче урынны алды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2019 нчы елның 5 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар. Бәйрәм барышында укытучылар төрле бәйгеләрдә катнаштылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2019 нчы елның 4 нче октябрендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2019 нчы елның 1 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде. 6 нчы һәм 8 нче сыйныф укучылары тарафыннан (сыйныф җитәкчеләре Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) әби-бабайларны котлап, концерт оештырылды. Шулай ук ветеран укытучылар, хезмәткәрләр дә чакырылган иде. Кичә бәйрәм чәе белән тәмамланды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2019 нчы елның 28 нче сентябрендә Арча шәһәрендә милли көрәш буенча бәйге узды. Анда составына Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы кергән Әтнә районы командасы да катнашты. Арча муниципаль районы беренчелегенә уздырылган бәйгедә Аканашев үз авырлыгында 2 нче урынга лаек булды, «Арча» спорт мәктәбеннән медаль һәм грамота белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2019 нчы елның 21 нче сентябрендә район спорт мәктәбе базасында, «Татарстан кроссы – 2019» йөгерү көне кысаларында, җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелеге уздырылды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары бик теләп катнаштылар һәм уңышлар белән кайттылар. Укучыларыбыз Аканашева 2 нче, Закиров һәм Әхмәдуллин 3 нче урыннарны яуладылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2019 нчы елның 13 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә көзге кросс узды. Җиңел атлетика кроссында Әхмәдуллин, Әхмәдуллина, Аканашева, Мөхәмәтгалиев финишка беренче булып килделәр. Җиңүчеләргә һәм призёрларга грамоталар тапшырылды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2019 нчы елның 6 нчы сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең тәҗрибә участогында бәрәңге алу өмәсе оештырылды. Анда 5-9 нчы сыйныф укучылары, укытучылар һәм хезмәткәрләр катнаштылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 23 24 25 26 27 ... 103 104 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|