Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
|
Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.
Яңа 2020 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
Бөтенрәсәй олимпиадаларының муниципаль этабында катнашып, география фәненнән призер булган Гарифуллинны (укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы), сәнгать фәненнән (укытучысы Абдуллина Гөлназ Газиз кызы), рус теленнән (укытучысы Кадимова Сөмбел Мулланур кызы), җәмгыять белеменнән (укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы) призер булган Аскаровны, рус теленнән призер Йосыфовны (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы) котлыйбыз. |
|
|
2019 нчы елның 21 нче декабрендә XIV Спартакиада уеннары кысаларында узган волейбол ярышында Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 2 нче урын алды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2019 нчы елның 14 нче декабрендә Спартакиада кысаларында мәгариф хезмәткәрләренең беренчел профсоюз оешмалары арасында Әтнә муниципаль районының «Ашыт» спорт комплексында шахмат ярышлары узды. Ярышлар 2 төркемдә үткәрелде: ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында. Гомумкоманда беренчелегендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе беренчел профсоюз оешмасы командасы 3 нче урын яулады. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Китапханәдә 9 нчы декабрь – коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан күргәзмә эшләп куелды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Китапханәдә инвалидлар декадасы уңаеннан «Саулыгың какшаса да, рухың какшамасын» исемле китап күргәзмәсе куелды, күзәтү ясалды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2019 нчы елның 25 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Әниләр көненә карата бәйрәм концерты куйды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2019 нчы елның 25 нче ноябрендә, шәфкатьлелек акциясендә катнашу максатыннан, Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә ярминкә үткәрелде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендәге китапханәдә Әниләр көне уңаеннан «Әле ярый сез бар дөньяда...» дигән китап күргәзмәсе куелды, күзәтү ясалды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Шакирова «Парклар маршы – 2019» Татарстан Республикасы Халыкара табигатьне саклау акциясендә плакатлар конкурсында призер булды. Грамота һәм истәлек бүләге бирелде. Укытучысы Шакирова Венера Илгизәр кызы. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
23 нче ноябрь көнне шагыйрь Дәрдмәнднең (Закир Рәмиев) тууына 160 ел (1859–1921) тулуы искә алынды. Китапханәдә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе куелды. |
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 22 23 24 25 26 ... 103 104 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|