Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
|
2015 нче елның 7 нче мартында IX Спартакиада хисабына 1998 нче елгылар һәм яшьрәкләр арасында үткәрелгән волейбол ярышында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең кызлар командасы III урын алды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хадиева Эльвина «Созвездие-Йолдызлык-2015» эстрада фестиваленең район турында «Вокал-соло» номинациясендә урта төркемдә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (җитәкчесе Муллагалиева Зөһрә Наил кызы).
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Шакирова Энҗе Әнәс кызы «Созвездие-Йолдызлык-2015» эстрада фестиваленең район турында «Вокал-соло» номинациясендә өлкән төркемдә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (җитәкчесе Шакирова Флера Гарифҗан кызы).
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2015 нче елның 20 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә патриотик айлык кысаларында «Аҗаган» үткәрелде. Өлкән сыйныф укучылары, командаларга бүленеп, үзара көч сынашты. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
«Ел укытучысы – 2015» бәйгесенең район турында катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары тыл ветераннары Шәйхиева Нурания һәм Бәйрәмова Гыйзелбанат апалар белән очрашуда булдылар. Өлкәннәрнең дәһшәтле сугыш елларында күргән авырлыклары, хезмәтләре турында сөйләве укучыларны уйланырга мәҗбүр итте. Алар чын күңелдән тыл ветераннарына сокландылар һәм рәхмәт әйттеләр.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2015 нче елның 18 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары сугыш ветераны Баһаветдинов Габделхәй абый белән очраштылар. «Ветеран үзе үткән фронт сукмагы турында сөйләгәндә, күз алдына сугыш турындагы куркыныч кинолар килде», – диде укучылар. Бу очрашу аларда зур тәэсирләр калдырды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2015 нче елның 14 нче февралендә 1998 нче елгылар һәм яшьрәкләр арасында IX Спартакиада хисабына районда үткән чаңгы ярышында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гәрәев Илназ III урын алды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2015 нче елның 16 нчы февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары тыл ветераны Мәрдәнова Илһамия Фазыл кызы белән очраштылар. Очрашу һәр баланың күңелендә көчле тәэсир калдырды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2015 нче елның 14 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6-7 нче сыйныф укучылары белән герой-шагыйрь Муса Җәлилне (Муса Мостафа улы Җәлилов) [15.02.1906 – 25.08.1944] искә алу кичәсе үткәрелде. Шагыйрьнең иҗатына багышланган презентация күрсәтелде. Чараны китапханәче Шәрәфиева Гөлфия үткәрде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2015 нче елның 13 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы һәм 6 нчы, 9 нчы һәм 10 нчы сыйныфлары арасында волейбол ярышы үтте. Урыннар: I – 10 нчы сыйныф, II – 9 нчы сыйныф, III – 6 нчы сыйныф, IV – 7, 8 нче сыйныфлар.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
13 нче февраль көнне тәрбия сәгатен 5 нче сыйныф укучылары укытучылары Хабибуллин Рамиль җитәкчелегендә мәктәп каршындагы Туган якны өйрәнү музеенда файдалы итеп үткәрделәр. Тәрбия сәгатенең максаты – хәрби-патриотик белемнәрне ныгыту, тарихны өйрәнү, укучыларда туган илгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Укучылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан музейда урнаштырылган яңа кызыклы мәгълүматлар, экспонатлар, фотографияләр белән таныштылар. «Сугыш җиле безнең якларда» дип исемләнгән доклад-презентация аеруча кызыксындыру уятты. Укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз исемлеген игътибарга алдылар, үзләренең бабайларының исемнәрен эзләү аеруча мавыктырды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Еллар агышында – кеше язмышы» исемле чарада катнаштылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 69 70 71 72 73 ... 103 104 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|