Җомга, 10.05.2024, 01:02
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9500
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы
2024 нче елның 20 нче февралендә Патриотик айлык уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Күңелле стартлар» үтте. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 307 | Өстәде: admin | Дата: 21.02.2024

2024 нче елның 19 нчы февралендә Гаилә елы уңаеннан 3 нче сыйныфта «Гаилә – җылы учак» дип исемләнгән чара узды. Чарада балалар җырладылыр, биеделәр һәм әти-әниләр белән бергәләп төрле бәйгеләрдә катнаштылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 341 | Өстәде: admin | Дата: 19.02.2024

16 нчы февраль көнне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 4-7 нче сыйныф укучылары «Без киләчәкне сайлыйбыз» дигән темалы парламент дәресендә булдылар. Әлеге дәрестә укучылар Конституция, закон, парламент, сайлау хокукы төшенчәләрен ныграк өйрәнделәр. Дәүләт парламенты төзелеше белән таныштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 240 | Өстәде: admin | Дата: 16.02.2024

9 нчы февраль көнне Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте. Әлеге бәйгедә Әтнә, Арча, Кукмара, Теләче, Биектау, Балтач районының муниципаль этапларында җиңү яулаган татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Әтнә районы данын Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы яклады. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 285 | Өстәде: admin | Дата: 13.02.2024

2024 нче елның 9 нчы февралендә Гаилә елы уңаеннан 7 нче сыйныфта «Безнең йорт – тату гаилә» дип исемләнгән чара узды. Чарада балалар һәм әниләр төрле интеллектуаль уеннарда көч сынаштылар. Һәр гаилә үзенең йорт макетын төзеде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 201 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2024

15 нче февраль көнне Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел була. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы 5-6 нчы классларга Әфган сугышы турында тарихи әңгәмә уздырды. Гайнуллин абыйсы Гайнуллин Ильяс Салихҗан улының, Габдрахманова бабайсы, абыйсы Зарипов Эдуард, Әсхәт Әсәт улларының, Мөхәмәтгалиев Б. күршесе Кәбиров Ленар Наил улының Әфганчы–солдат булулары белән икеләтә горурлык хисе кичерделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 199 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2024

2024 нче елның 10 нчы февралендә Әтнәдә «Татарстан чаңгы юлы – 2024» республика чаңгы узышына багышланган район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Әхмәдуллина 3 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 180 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2024

2024 нче елның 10 нчы февралендә Әтнәдә «Татарстан чаңгы юлы – 2024» республика чаңгы узышына багышланган район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе пешекчесе Габдрахманова Алсу Эдуарт кызы 3 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 159 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2024

2024 нче елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итү уңаеннан 2 нче сыйныфта «Гаиләм учагы» дип исемләнгән чара узды. Ул әниләр һәм балалар катнашында уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 169 | Өстәде: admin | Дата: 07.02.2024

2024 нче елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итү уңаеннан 1 нче сыйныфта «Гаилә бәхете – балада» исемле чара узды. Ул әни һәм бала катнашында уеннар, җырлар белән үрелеп барды. Чара азагында «Бәхетле гаилә» нигезе төзелде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 224 | Өстәде: admin | Дата: 03.02.2024

2024 нче елның 30 нчы гыйнварында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Ашыт» дәүләт сакланышы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Хурамшина Талия Тәлгат кызы укучылар белән очрашуга килделәр. Алар укучыларга «Ашыт» заказнигы һәм анда яшәүче хайваннар турында сөйләделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 184 | Өстәде: admin | Дата: 30.01.2024

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.


Яңа 2024 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 434 | Өстәде: admin | Дата: 28.12.2023

2023 нче елның 21-22 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең инглиз теле укытучысы Хлопушин Рәдис Радик улы «Ел укытучысы – 2024» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында катнашты. Ул ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтте. Укытучыбыз уңышлы чыгыш ясады, «Классный мастер-класс» номинациясендә җиңүче булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз! 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 340 | Өстәде: admin | Дата: 26.12.2023

« 1 2 3 4 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[12.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тынычлык территориясе» акциясендә катнаштылар
[17.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә катнаштылар
[14.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр светофорда кунакта булдылар
[09.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Халыкара дуслар көне» узды
[14.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[06.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга унбер ел тулды
[18.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Казан арты – Әтнә төбәге» бәйгесендә катнаштылар
[18.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үтте
[15.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
«Россия Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабы узды
[28.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы узды
[15.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә математика атналыгы башланды
[03.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол турнирында III урын алдылар
[07.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә финанс грамоталылыгы көне билгеләп үтелде