Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
2018 нче елның 25 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм барышында барлык укучылар тырышлыгы белән бәйрәм газетасы чыгарылды. Аның өчен укучылар табигый материалларны кулландылар.
...
Дәвамын укырга »
2018 нче елның 15 нче сентябрендә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында, «Татарстан кроссы – 2018» йөгерү көне кысаларында, җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелеге уздырылды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары бик теләп катнаштылар һәм уңышлар белән кайттылар. Укучыларыбыз Закиров 1 нче, Әхмәдуллин 3 нче урыннарны яуладылар.
...
Дәвамын укырга »
2018 нче елның 15 нче сентябрендә республика буйлап территорияләрне чистартуга багышланган өмәләр узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укытучылары һәм укучылары да Бөтендөнья чисталык көненә кушылды. Аның кысаларында мәктәпнең әйләнә-тирәсе, сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл чүпләрдән арындырылды.
...
Дәвамын укырга »
2018 нче елның 10-15 нче сентябрь аралыгында район мәктәпләрендә Әтнә үзәк район хастаханәсе табиблары әти-әниләр алдында профилактик чыгышлар ясадылар. Хәзерге вакытта укучыларга гриппка каршы прививка ясау дәвам итә.
...
Дәвамын укырга »
2018 нче елның 15 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә язучы Абдулла Алишның (Алишев Габдуллаҗан Габделбари улы) [15.09.1908 – 25.08.1944] тууына 110 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән «Өметем зур минем киләчәккә» дип исемләнгән әдәби кичә булып узды.
...
Дәвамын укырга »
2018 нче елның 13 нче сентябрендә Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр айлыгы кысаларында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә өйрәнүләр үтте. Аның барышында гадәттән тыш хәлләр очрагында туарга мөмкин булган мәсьәләләр каралды.
...
Дәвамын укырга »
11 сентября 2018 года в МБОУ «Нижнекуюкская ООШ» Атнинского муниципального района РТ состоялось торжественное открытие Года Л.Н. Толстого. Учащиеся познакомились с планом мероприятий, посвященных Году писателя в Татарстане. В ходе мероприятия раздавались буклеты и календарики с информацией об основных этапах жизни и творчества Л.Н. Толстого. Также для детей была доступна книжная выставка, приуроченная этому важному событию.
...
Дәвамын укырга »
2018 нче елның 11 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары «Тынычлык территориясе» («Территория мира») акциясенә кушылдылар. Укучылар тыныч тормышны яклап фикерләрен җиткерделәр. Акция кысаларында рәсем һәм плакатлардан күргәзмә оештырылды.
...
Дәвамын укырга »
2018 нче елның 8 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә бәрәңге алу өмәсе оештырылды.
...
Дәвамын укырга »
21 нче августтан 29 нчы августка кадәр Казан шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында классик шахмат буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышта 250дән артык спортчы катнашты. Әтнә районы спорт мәктәбе командасы составында укучыбыз Галиәхмәтова уңышлы чыгыш ясады һәм грамота белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
2018 нче елның 31 нче августында яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең физкультура укытучысы Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы Әтнә район Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз!
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.
«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрикли.
Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, сабырлык, хыялларыгызның тормышка ашуын, озын гомер теләп кала.
...
Дәвамын укырга »
9 нчы сыйныфларның рус теле һәм математикадан 2018 нче елда тапшырган төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча республикабызның 10 һәм аннан күбрәк укучылы төп мәктәпләре рейтингында Түбән Көек мәктәбе унлыкка керде.
« 1 2 ... 31 32 33 34 35 ... 103 104 »
Календарь
« Май 2024 » Д С Ч П Җ Ш Я 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31