Җомга, 17.05.2024, 09:57
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9519
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2018 нче елның 22 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә әти-әниләр җыелышлары узды. Шул ук көнне «Һәрвакыт булсын әни!» исеме астында Аналар көне билгеләп үтелде. Бәйрәм ярыш формасында узды. Укучылар әниләре залга кергәндә аларга яшел һәм кызыл чәчәкләр биреп керттеләр. Шул рәвешле әниләр командаларга бүленделәр. Укучылар үзләре аерым команда булып чыгыш ясадылар. Әниләр уен барышында бишек җырларын, бала тәрбияләү турында татар халык мәкальләрен искә төшерделәр. Ә балалар матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән әниләрне котладылар. Уен барышында алар әниләр турындагы җырларны, мәкальләрне хәтерләрендә яңарттылар. Бу бәйгедә җиңелүчеләр булмады, ә дуслык, бердәмлек җиңде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 816 | Өстәде: admin | Дата: 23.11.2018

2018 нче елның 20 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә мәктәп һәм авыл китапханәчеләре тарафыннан Татарстанның халык шагыйре (1995), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1972) Шәүкәт Галиевның (Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин) [20 нче ноябрь, 1928 нче ел, Татарстан, Апас районы, Олы Бакырчы авылы — 7 нче май, 2011 нче ел, Казан шәһәре] тууына 90 ел тулу уңаеннан «Балалар әдәбиятының алтын баганасы» дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Китапларыннан күргәзмә куелды. Укучылар сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1383 | Өстәде: admin | Дата: 20.11.2018

2018 нче елның 17 нче ноябрендә Наласа мәктәбендә «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖ призына милли көрәш буенча бәйге узды. Анда составына Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары кергән Әтнә районы командасы да катнашты. Арча муниципаль районы беренчелегенә уздырылган бәйгедә Аскаров үз авырлыгында 2 нче урын алды, «Арча» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән медаль һәм грамота белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1006 | Өстәде: admin | Дата: 19.11.2018

2018 нче елның 29 нчы октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе һәм авыл китапханәчеләре тарафыннан комсомолга 100 ел тулу уңаеннан «Үткәннәрнең якты хатирәсе» дип исемләнгән күргәзмә эшләп куелды. Укучыларга комсомол оешмасы турында мәгълүмат җиткерелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1009 | Өстәде: admin | Дата: 29.10.2018

2018 нче елның 27 нче октябрендә Татарстан Республикасы армия, авиация һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыяте (ДОСААФ) төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең Арча җирле оешмасы призына милли көрәш буенча бәйге узды. Анда составына Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Закиров, Аскаров, Аканашев, Гарифуллин кергән Әтнә районы командасы да катнашты. Арча муниципаль районы беренчелегенә уздырылган бәйгедә Закиров үз авырлыгында 2 нче урынга лаек булды, «Арча» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән медаль һәм грамота белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 900 | Өстәде: admin | Дата: 29.10.2018

2018 нче елның 26 нчы октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә суд хезмәткәрләре белән очрашу узды. Җәмәгать судьясы Тимур Илгизәр улы Шәйхиев, судья ярдәмчесе Алия Җәүдәт кызы Сафиуллина, суд администраторы Марсель Равил улы Фәйзрахманов суд эше, аның эшчәнлеге белән якыннан таныштырдылар, төрле терминнарга аңлатмалар бирделәр, бу эшнең нечкәлекләре турында сөйләделәр. Түбән Көек һәм Күлле Киме мәктәпләренең 7-9 нчы сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, үзләре дә викторина сорауларына җавап бирделәр.     

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1065 | Өстәде: admin | Дата: 28.10.2018

2018 нче елның 24 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Уңыш бәйрәме узды. Бәйрәмгә кыр батырлары Шәйхиев Рәис, Әхмәтгалиев Зөлфәт, Шакиров Рәшит кунакка чакырылды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, кыр батырларына җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Уңыш бәйрәме уңаеннан һәр сыйныф көзге уңыштан композицияләр ясадылар, тәмле ризыклар пешереп алып килделәр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 687 | Өстәде: admin | Дата: 24.10.2018

2018 нче елның 16 нчы октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы тарафыннан «Парламент, җәмгыять һәм мин» дигән парламент дәресе үткәрелде. Дәрескә авыл җирлеге депутатлары чакырылган иде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1164 | Өстәде: admin | Дата: 16.10.2018

Һәр якның, һәр төбәкнең матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә түгел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга үзләреннән тирән эз калдыручы шәхесләр алар. Безнең Түбән Көек төп мәктәбенең, авылыбызның шундый мәртәбәле шәхесләреннән берсе – Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы белән 11 нче октябрь көнне очрашу уздырылды. Бу очрашуда ул үзенең тормыш юлы, укытучы һөнәрен сайлавы турында сөйләде. Фенологик күзәтүләр алып баруы, туган як тарихын өйрәнүе, хәбәрче буларак та мәкаләләр язуын искәртте. Бу очрашуда аның тирә-якка даны таралган дендрариесында үскән 60лап агач һәм куакның төрләреннән ясалган гербариеннан күргәзмә оештырылды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1327 | Өстәде: admin | Дата: 11.10.2018

2018 нче елның 9 нчы октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар. Бәйрәм барышында укытучылар төрле бәйгеләрдә катнаштылар.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 854 | Өстәде: admin | Дата: 09.10.2018

2018 нче елның 5 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Үзидарә көне» үтте. 9 нчы сыйныф укучылары бик теләп дәрес бирергә теләк белдерделәр. Укучылар үз эшләренә бик җитди карадылар һәм уңышлы башкарып чыктылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 772 | Өстәде: admin | Дата: 05.10.2018

2018 нче елның 4 нче октябрендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең география укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 994 | Өстәде: admin | Дата: 05.10.2018

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. 2018 нче елның 1 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә дә Өлкәннәр көне уздырылды. Бәйрәмгә укучыларыбызның әби-бабайлары һәм ветеран укытучыларыбыз чакырылды, алар хөрмәтенә концерт куелды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2018/2019 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1066 | Өстәде: admin | Дата: 01.10.2018

« 1 2 ... 30 31 32 33 34 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[07.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды
[28.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[24.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында III урын яулады
[05.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[24.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
24 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[21.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[17.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә катнаштылар
[22.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[18.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз баскетбол ярышында кубок алды
[03.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе узды
[04.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең 110 еллыгы билгеләп үтелде
[18.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз республикакүләм бәйгенең дипломанты булды
[25.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә география укытучыларының район семинары үтте