Җомга, 10.05.2024, 12:04
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9502
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Лагерьның бүгенге көне «Россия көне» буларак билгеләп үтелде. Иртәнге аштан соң төрле чаралар башланды. «Ачышлар сәгате» «Россиягә мәхәббәт белән» исеме белән үтте. Россиянең символлары кабатлап кителде. «Кем җиңүче булырга тели» уены үткәрелде. «Мин яратам сине, Россия» рәсем конкурсы узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 820 | Өстәде: admin | Дата: 12.06.2018

Лагерьның бүгенге көне дә бик мавыктыргыч үтеп китте. Иртәнге аштан соң «Ачышлар сәгате» башланды. Кунакларыбызның беренчесе – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы булды. Укучылар «Колобок», «Курочка Ряба» әкиятләрен курчаклар ярдәмендә сәхнәләштерделәр. Икенче кунагыбыз информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы булды. Укучылар Paint программасында рәсемнәр ясадылар. Соңыннан «Көчле звено» исемендәге ярыш оештырылды. Көнебез бик тә файдалы шөгыльләр белән сизелми дә узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 597 | Өстәде: admin | Дата: 11.06.2018

Бүгенге көн «Иминлек көне» буларак билгеләп үтелде. «Юл билгеләре – безнең дуслар» дигән темага әңгәмә уздырылды. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча төрле уен-ярышлар үтте. Соңыннан «Юл йөрү кагыйдәләре балалар күзлегеннән» дип аталган асфальтта рәсем ясау конкурсы булды. Саф һавада уеннар да көн кадагыннан төшеп калмады. Скакалкалар белән эстафета үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 947 | Өстәде: admin | Дата: 10.06.2018

Лагерьның бүгенге көне «Халыкара дуслар көне» исеме белән узды. Иртәнге аштан соң фельдшер Айгөл апалары балаларга туберкулез авыруы турында сөйләде. «Ачышлар сәгате»ндә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызында булдылар. Ул «Вот, что значит настоящий верный друг» исемендә чара уздырды. Балаларга төрле уеннар үткәрде, чын дуслык турында аңлатты. Аннан балалар үзләренең дусларына төрле бүләкләр эшләп бирделәр. Соңыннан «Кем матуррак җырлый» ярышы үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 900 | Өстәде: admin | Дата: 09.06.2018

Лагерьның бүгенге көне «Музейлар көне» исеме астында узды. Шул уңайдан Тукай Кырлайга юл тоттык. Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музеенда булдык. Сәгъди абзый йортын күзәттек, су буйларын да күздән кичердек. Соңыннан бай йортында да булдык. Юл уңаенда Шиһабетдин Мәрҗани чишмәсендә туктап, саф суларын авыз иттек. Табигатьтә тукталыш ясап, ял итеп, тукланып алырга да вакыт таптык. Бүгенге көнебез бик файдалы һәм күңелле үтте. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 634 | Өстәде: admin | Дата: 08.06.2018

7 нче июнь сәламәтлек көне «Йолдызчык» лагеренда иртәнге зарядка белән башланып китте. Аннан соңгы чаралар спортзалда «Кече олимпия» уеннары белән дәвам итте. «Ачышлар сәгате»ндә Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы рус теле буенча «Морской бой» исемле интеллектуаль уен уздырды. Көннең калган өлеше шашка ярышы белән дәвам итте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 817 | Өстәде: admin | Дата: 07.06.2018

Лагерьда 6 нчы көнебез дә күңелле генә үтеп китте. Бүгенге көн – «рус теле көне» буларак билгеләп үтелде. Көндәлек шөгыльләрдән соң «ачышлар сәгате» башланды. Кунакларыбызның беренчесе – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы. Ул А.С. Пушкинга багышланган чара үткәрде. Викторина уздырды һәм Пушкин әкиятләрен аудиоязмада тыңлатты. Балалар да үзләре белгән шигырьләрен яттан укыдылар. Икенче кунагыбызны балалар ашкынып көтеп алдылар. Ул информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур. Укучылар «Информатика дөньясында» дәресендә информатика «диңгезе»нә кереп чумдылар. Илнур абыйлары шул кадәрле итеп аңлата, өйрәтә, аерып та алып булмый балаларны. Соңыннан укучылар Пушкин әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар. Көнебез бик тә файдалы шөгыльләр белән сизелми дә узып китте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1100 | Өстәде: admin | Дата: 06.06.2018

Лагерьның бишенче көне «Әйләнә-тирә мөхитне саклау көне» исеме белән узды. Линейкадан соң иртәнге зарядка ясадылар. Иртәнге аштан соң төрле чаралар башланды. «Ачышлар сәгате»ндә кунакта география укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы булды. Физкультура укытучысы Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы футбол буенча дөнья чемпионаты турында сөйләде. Аннан балалар чишмәләргә һәм урманга экскурсиягә чыктылар. «Безнең ягыбызның үсемлекләре һәм хайваннары» дигән викторина үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 780 | Өстәде: admin | Дата: 05.06.2018

2018 нче елның 4 нче июне − Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе каршында ачылган җәйге ял лагереның 4 нче көне. Бүгенге көн – «китап көне». Иртәнге линейка, зарядкадан соң көндәгечә «ачышлар сәгате»нә юл тоттык. Кунакта география укытучысы Гыйниятов Илшат Сәләхетдин улы булды. Ул балаларны география серләренә төшендерүне дәвам итте. Икенче кунагыбыз – информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы. Ул балаларны информатика «диңгезенә» алып кереп китте. Соңыннан китапханәгә юл тоттык. Яңа китаплар белән таныштык, якташ язучыларның китапларын барладык. Китапны саклап тоту кагыйдәләре белән дә таныштык, кроссвордлар чиштек. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 777 | Өстәде: admin | Дата: 04.06.2018

Лагерьның өченче көне «Лагерьны тантаналы ачу» исеме астында үтте. Балалар иртәнге зарядка ясадылар. Иртәнге ашны ашагач, «Йолдызчык» җәйге ял лагерен ачу тантанасы булды. Аннан урамда хәрәкәтле уеннар уйнатылды. Балалар отряд газеталарын чыгарып бетерделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1083 | Өстәде: admin | Дата: 03.06.2018

Лагерьның икенче көне «Мин – дизайнер» исеме астында узды. Линейкадан соң балалар иртәнге зарядка ясадылар. Иртәнге ашны ашагач, төрле мероприятиеләр башланды. «Ачышлар сәгате»ндә кунакта география укытучысы Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы булды. Аннан соң отрядлар газета чыгардылар, җырлар, речевкалар өйрәнделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 728 | Өстәде: admin | Дата: 02.06.2018

2018 нче елның 1 нче июнендә мәктәп яны лагере үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Бүген «Балаларны яклау көне» уңаеннан район күләмендә зур чара оештырылды. Укучылар шул мероприятиедә катнаштылар. Төрле уеннар уйнадылар, асфальтка рәсемнәр ясадылар. Иң куанычлысы футбол ярышы булды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары 3 нче урынга чыкты. Командада 4 кенә бала иде әле. Шулай булса да бирешмәделәр. Бүгенге көн шулай сизелмичә дә узып китте. Ләкин истә калырлык булды!!!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 985 | Өстәде: admin | Дата: 01.06.2018

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән тәбрикли.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар, бәхет, дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, теләгән уку йортларына керүләрен тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1375 | Өстәде: admin | Дата: 24.05.2018

« 1 2 ... 33 34 35 36 37 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[17.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз киез итекле хоккей турнирында II урын алдылар
[09.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[11.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[30.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Эрудит–Клуб» интеллектуаль уены үткәрелде
[04.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелде
[22.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз театраль фестивальдә катнаштылар
[30.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ачык тәрбия чарасы узды
[13.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[11.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[04.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[15.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Очрашулар көне» узды
[10.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә «Күңел җылым – хезмәтемдә» исеме астында очрашу үтте
[20.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез командасы 1 нче урын алды