Җомга, 17.05.2024, 07:51
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9519
Статистика

Онлайн барлыгы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




Мәктәп яны бакчасында җәй буена эш гөрләде. Укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр тырышлыгы белән мул уңыш үстерелде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 879 | Өстәде: admin | Дата: 04.08.2012



Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайтының Интернет челтәрен гизә башлавына бер ел булды.

Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 797 | Өстәде: admin | Дата: 05.07.2012



Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүчеләрнең иң яраткан шөгыле - оригами эшләү.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 823 | Өстәде: admin | Дата: 14.06.2012



Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүчеләр мәктәп музеенда булдылар һәм авылыбызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән таныштылар. Мәктәп музее тарихи истәлекләргә, экспонатларга бик бай. Музей 4 бүлектән тора: милли хәзинә, күңел бизәкләре, хезмәт кораллары, мәгърифәт нуры. Шулай ук анда авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләрнең үз почмагы булдырылган.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 896 | Өстәде: admin | Дата: 10.06.2012



2012 нче елның 8 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүчеләр автобус белән Кала тавына Изгеләр чишмәсенә юл алдылар. Балалар каберлекләрне карадылар, сәдакалар салдылар, белгән догаларын укыдылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 796 | Өстәде: admin | Дата: 08.06.2012



Ял итү белән беррәттән укучыларыбыз мәктәп яны участогында да актив эш алып баралар. Алар су сибү, чүп утау эшләрендә бик теләп катнашалар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 793 | Өстәде: admin | Дата: 07.06.2012



Лагерь планында төрле экскурсияләр булу балаларда тагын да күбрәк кызыксыну уята. 2012 нче елның 6 нчы июнендә балалар Казан шәһәренә юл алдылар. Алар зоопаркта булганнар, Бауман урамы буенча йөргәннәр һәм балаларның иң яраткан урыны – Макдоналдска кереп, тамак ялгаганнар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 782 | Өстәде: admin | Дата: 06.06.2012



4 нче июнь – чишмәләрне саклау көне. Бу көннең иң истә калган моменты – ветеран укытучы Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы белән очрашу. Бу очрашу балаларга бик файдалы булгандыр дип уйлыйбыз, чөнки алар файдалы белемнәр туплау белән беррәттән, күңел дә ачтылар һәм файдалы үләннәр белән тамак та ялгап алдылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 792 | Өстәде: admin | Дата: 04.06.2012



3 нче июнь балаларның хәтеренә Сабантуй бәйрәме оештыру белән кереп калгандыр. Алдагы көндә бирнә җыю йоласын уздырдылар, ә инде 3 се көнне, барлык кагыйдәләрне истә тотып, лагерьның Сабантуе оештырылды. Анда уеннар да, җырлар да, биюләр дә күп булды. Ахырдан барысы да кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 823 | Өстәде: admin | Дата: 03.06.2012



2012 нче елның 1 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагере эшен башлап җибәрде. «1 нче июнь – балаларны яклау көне» уңаеннан асфальтта төсле бурлар белән рәсем ясау оештырылды. Балалар отрядларга бүленделәр, исем, җыр сайладылар, девиз уйладылар һәм лагерьны ачу тантанасында катнаштылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1191 | Өстәде: admin | Дата: 02.06.2012



2012 нче елның 26 нчы маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә 4 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш бәйрәме уздырылды. Театральләштерелгән чыгыш белән конкурска нигезләнгән бу чара аша 4 нче сыйныфлар башлангыч мәктәп белән хушлаштылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 993 | Өстәде: admin | Дата: 26.05.2012

 

2012 нче елның 25 нче маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 585 | Өстәде: admin | Дата: 25.05.2012



2012 нче елның 23 нче маенда Олы Әтнә мәдәният һәм спорт үзәгендә сәләтлеләр җыены узды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучылары Кадимова Надия Хәмит кызы һәм Шәмсиев Гаяз Фәрит улы, укытучылар Абдуллина Гөлназ Гаяз кызы, Хәбибуллин Рамил Шамил улы, Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы чакырылган иде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 570 | Өстәде: admin | Дата: 24.05.2012

1 2 3 ... 8 9 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[16.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез илнең генераль өмәсенә кушылды
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
23 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[16.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз район бәйгесендә 2 нче урын алды
[08.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[07.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәламәтлек көне» узды
[08.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә кубок алды
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды
[13.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңа автобуслы булды
[21.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[10.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Халыкара дуслар көне» узды
[23.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Ватанны саклаучылар көне белән!
[02.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере ачылды
[22.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча III урын алды