Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
|
4 нче декабрь көнне мәктәбебездә Сибгат Хәкимнең 110 еллыгына багышлап, телдән журнал уздырылды. Чарада 5-8 нче сыйныф укучылары, мәдәният җитәкчесе Гайнуллина Лилия, шигъри җанлы авылдашыбыз Закирова Гөлназ катнаштылар. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар. Закирова Гөлназның җаннарга үтеп керерлек итеп шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләве һәм Гайнуллина Лилиянең җыр башкаруы чарага ямь өстәде. Чараны китапханәче Әхмәдуллина Эльмира һәм татар теле укытучылары оештырды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның 4 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Башлангыч сыйныфлар атналыгы» йомгакланды. Атналыкка нәтиҗә ясалды, актив укучылар билгеләп үтелде. Якташ шагыйребез Сибгат Хәкимне искә алу кичәсе узды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
3 нче декабрь – «Башлангыч сыйныфлар атналыгы»ның 5 нче көне – «Тапкырлык» көне. Бу уңайдан «Табышмаклар кичәсе» үткәрелде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
«Башлангыч сыйныфлар атналыгы»ның дүртенче көне «Тел көне» буларак билгеләп үтелде. Балалар көче белән стена газетасы чыгарылды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
1 нче декабрь – «Башлангыч сыйныфлар атналыгы»ның 3 нче көне. Бүгенге көн «Тамчы-шоу» уены белән истә калды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
«Башлангыч сыйныфлар атналыгы»ның икенче көне дә бик уңышлы гына узды. 30 нчы ноябрь көнне «Күңелле стартлар» ярышы үткәрелде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
29 нчы ноябрьдән мәктәбебездә «Башлангыч сыйныфлар атналыгы» старт алды. Атналыкның беренче көне «Көчле звено» уены белән башланып китте. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
15 нче ноябрьдән 19 нчы ноябрьгә кадәр Буа ветеринария техникумы базасында Татарстан Республикасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты узды. Катнашучыларның һәркайсы 6шар бирем башкарды. Куян һәм кошларның клиник диагностикасы, дару формасын әзерләү, җөй, бәйләвечләр һәм яшелчәләрдәге нитратларны билгеләү. Анда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Галиәхмәтова һәм Закиров ветеринария өлкәсендә үзләрен сынап кайттылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның 18 нче ноябрендә Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел тулу уңаеннан «Сибгат чишмәсе» районкүләм әдәби шигырь укучылар бәйгесендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның 14 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Рус география җәмгыятенең «Географик диктант» халыкара агарту акциясендә катнаштылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның октябрь аенда «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» республика театр конкурсының муниципаль этабында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылар коллективы (1-4 нче сыйныфлар) 1 нче урын алды һәм грамота белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның 26 нчы октябрендә Гатауллина Энҗе Ренат кызы Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә белем алучы 7-8 нче сыйныф укучылары өчен «Эчке эшләр бүлегендә хезмәт» темасына чыгыш ясады. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның 13 нче октябрендә Югары Көек авылына танылган алып баручы, продюсер һәм режиссер Валдис Пельшның төшерү төркеме килде. Валдис Пельш Беренче канал өчен Татарстан Республикасы турында «Татарстан. Дорогами открытий» исемле документаль фильм төшерә. Фильм халыкның киң катлавына аз мәгълүм булган Татарстанның моңа кадәр беркайда да күрсәтелмәгән гүзәл урыннарына, кечкенә шәһәрләренә һәм авылларына багышлана. Төшерү төркеме ветеран укытучы, төбәк белгече Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улының дендрариесында булып китте. |
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 12 13 14 15 16 ... 103 104 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|