Җомга, 17.05.2024, 10:41
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9519
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


3 нче сентябрь – терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек күрсәтү көне уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең барлык сыйныфларында тәрбия сәгатьләре үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 998 | Өстәде: admin | Дата: 03.09.2021

2021 нче елның 2 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын кисәтү буенча өйрәнү эвакуациясе үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 683 | Өстәде: admin | Дата: 02.09.2021

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.

«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрикли.

Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, сабырлык, хыялларыгызның тормышка ашуын, озын гомер теләп кала.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 885 | Өстәде: admin | Дата: 01.09.2021

2021 нче елның 25 нче августында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Август конференциясе Олы Әтнәнең «Туган ягым» паркында башланып китте. Анда район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов, педагогик хезмәткәрләр, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Кадыйрова кунакларны Габдулла Тукайның Әтнә районындагы эзләре белән таныштырды. «Әтнә һәм Тукай» дип исемләнгән эзләнү эшен башлап җибәрергә күренекле якташларыбыз тарихчы Тәэминә апа Биктимерова һәм төбәгебез белгече, ветеран укытучы Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов белән очрашулар этәргеч бирде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 723 | Өстәде: admin | Дата: 25.08.2021

Районыбызда педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары уза. 2021 нче елның 18 нче августында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенә районыбызның башлангыч сыйныф укытучылары җыйналды. Утырыш барышында укыту һәм тәрбиянең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар, узган уку елында башкарылган эшләргә анализ ясадылар һәм яңа уку елына бурычлар билгеләделәр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 600 | Өстәде: admin | Дата: 18.08.2021

2021 нче елның 16 нчы августында Комыргуҗа урта, Олы Мәңгәр һәм Күшәр төп гомуми белем мәктәпләре базасында педагогларның август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары узды. Алар 19 нчы августка кадәр дәвам итәчәк. Секция утырышлары «Милли максатлардан һәм стратегик бурычлардан Әтнә муниципаль районы мәгариф системасының яңа сыйфатына: казанышлар, проблемалар, перспективалар» («От национальных целей и стратегических задач к новому качеству системы образования Атнинского муниципального района: достижения, проблемы, перспективы») темасы астында уза. 

 

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 604 | Өстәде: admin | Дата: 16.08.2021

2021 нче елның 15 нче августында бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган ветеран укытучы Фазылҗанова Зәйтүнә Фазылҗан кызы туган көнен билгеләп үтә.

«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән кайнар котлый. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1432 | Өстәде: admin | Дата: 15.08.2021

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайтының (https://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына ун ел булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1642 | Өстәде: admin | Дата: 05.07.2021

2021 нче елның 25 нче июнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Мәктәпне өч укучы тәмамлады. Аларның шатлыгын уртаклашу өчен тантанага белем һәм тәрбия биргән укытучылары, әти-әниләре килде.

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныф укучыларын истәлекле көннәре белән ихлас котлый. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын тели. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 702 | Өстәде: admin | Дата: 25.06.2021

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән тәбрикли.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар, бәхет, дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, теләгән уку йортларына керүләрен тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1963 | Өстәде: admin | Дата: 22.05.2021

2021 нче елның 19 нчы маенда XV Спартакиада кысасында уздырылган җиңел атлетика буенча ярышларда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы тугызьеллык мәктәпләр арасында 1 нче урын алды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 749 | Өстәде: admin | Дата: 21.05.2021

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан, 2021 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг булды. Анда тыл ветераннары чакырылды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды.
Сугыш елларында һәлак булучыларны искә алу чаралары бүген Югары Көек, Яңа Шимбер һәм Иске Шимбер авылларында да узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1264 | Өстәде: admin | Дата: 08.05.2021

2021 нче елның 6 нчы маенда XV Спартакиада кысасында уздырылган мини-футбол ярышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы тугызьеллык мәктәпләр арасында 3 нче урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2020/2021 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1113 | Өстәде: admin | Дата: 06.05.2021

« 1 2 ... 14 15 16 17 18 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[08.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[25.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Һади Такташның туган көне билгеләп үтелде
[27.08.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[30.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфларда «Күңелле стартлар» уздырылды
[24.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
24 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[27.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз баскетбол буенча III урын яулады
[13.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә катнаштылар
[24.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең техник хезмәткәре чаңгы ярышында 3 нче урын алды
[02.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
2 нче июнь «Мин – дизайнер» исеме астында узды
[22.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Профсоюз укулары» оештырылды
[31.01.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат ярышында катнаштылар
[25.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[20.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Туган тел көне билгеләп үтелде