Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
| 2013 нче елның 12 нче мартында Түбән Көек
урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Шакирова Флера Гарифҗан кызы
4-6 нчы сыйныф укучыларын педагог, музыкант Рәгъде Фатыйх улы Халитовның
(1942 нче елда туган) иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. |
...
Дәвамын укырга »
|
| Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Хәкимов Рәсим «Созвездие-Йолдызлык-2013» эстрада фестиваленең район турында «Вокал-соло» номинациясендә 2 нче кече төркемдә дипломант исеменә лаек булды (җитәкчесе Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы).
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Закирова Язилә «Созвездие-Йолдызлык-2013» эстрада фестиваленең район турында «Вокал-соло» номинациясендә урта төркемдә дипломант исеменә лаек булды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Сәнгать атналыгы кысаларында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы мәктәп күләмендә букет ясау конкурсы үткәрде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 11 нче мартында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Шакирова Флера Гарифҗан кызы 4-7 нче сыйныф укучыларын ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1950), ТАССРның халык артисты (1964), ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (1959) татарның танылган композиторы Мансур Әхмәт улы Мозаффаровның [06.03.1902, Казан — 20.11.1966, Казан] иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 11 нче мартыннан 16 нчы мартына кадәр Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Зарипова Рүзия Сәлих кызы һәм Шакирова Флера Гарифҗан кызы сәнгать атналыгы үткәрәләр. Атналыкның беренче көнендә 8-9 нчы сыйныфларның егетләре һәм кызлары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| «Туган якны өйрәнү» номинациясендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия I урын (җитәкчесе Шакирова Фаилә Фоат кызы), 8 нче сыйныф укучысы Нуриев Альберт III урын (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы), 9 нчы сыйныф укучысы Шәмсиев Гаяз III урын (җитәкчесе Абдуллина Гөлназ Гаяз кызы), «Тарих» номинациясендә 11 нче сыйныф укучысы Васыйлова Эльвира II урын (җитәкчесе Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы), «Декоратив-гамәли сәнгать» номинациясендә 9 нчы сыйныф укучысы Шакирова Энҗе II урын (җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы) яуладылар һәм грамота белән бүләкләнделәр. Каюм Насыйри исемендәге төбәкара XI яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укуларында 9 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия (җитәкчесе Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы), 8 нче сыйныф укучылары Шакирова Дилә (җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы), Фәтхрахманов Ильмир (җитәкчесе Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы) җиңүче булдылар һәм грамота белән бүләкләнделәр.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Укучыларны күренекле галим, тел белгече Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның иҗади мирасы белән таныштыру, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау hәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан 2013 нче елның 27 нче февралендә Саба муниципаль районы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясендә фәнни-гамәли конференция узды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия II урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде (җитәкчесе Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы).
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 6 нчы мартында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары әниләрен бәйрәм кичәсенә чакырдылар. Бәйрәм табын артында балалар чыгышы белән үрелеп барды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Хафизова Әминә, «Илемнең киләчәге – минем кулларда» дип исемләнгән республика иншалар конкурсының район этабында 3 нче урынны яулап, грамота белән бүләкләнде (сыйныф җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы).
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Урманче Бакый Идрис улы (Бакый Урманче) [23.02.1897 — 06.08.1990] – Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, графика остасы, бизәүче, балта остасы, агачка уеп ясаучы, сынчы, шагыйрь, җырчы, музыкант, энциклопедияче, телләр остасы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1967). Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы уникаль сәләткә ия булган әлеге шәхесне искә алу кичәсе үткәрде.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| 2013 нче елның 26 нчы февралендә Гаяз Исхакыйның [23.02.1878 — 22.07.1954] тууына 135 ел тулу уңаеннан, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-11 нче сыйныф укучылары өчен, режиссер Рамил Төхвәтуллин тарафыннан Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» пьесасы буенча төшергән фильмын күрсәтүне китапханәче Шәрәфиева Гөлфия оештырды.
|
...
Дәвамын укырга »
|
| Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәр елны Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтү күркәм бер традициягә әверелеп бара. Шул уңайдан 2013 нче елның 22 нче февралендә Сабирҗанова Гүзәл Эдуард кызы җитәкләгән 6 нчы сыйныф укучылары ир укытучыларны, егетләребезне бәйрәм белән котлап «Мистер школы» дигән бәйге оештырдылар. Бәйге матур җыр-биюләр, күңелле мавыктыргыч уеннар, шигырьләр белән үрелеп барды. Тагын бер кат ир-егетләребезне бәйрәм белән котлыйбыз. Эшләрендә, укуларында уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет-шатлык теләп калабыз.
|
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 86 87 88 89 90 ... 103 104 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|