Шимбә, 18.05.2024, 19:38
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9524
Статистика

Онлайн барлыгы: 3
Кунаклар: 3
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




Тагын яңа көн туды. Барыбыз да лагерьга җыйналдык. План буенча бүген безне Кушлавычка сәяхәт көтә иде, ләкин техник сәбәпләр буенча сәяхәтебез күчерелде. Аңа карап күңелебез төшмәде, чөнки безне күп төрле шөгыльләр көтә иде. Көнебез иртәнге линейка һәм гимнастикадан башланып китте. Тамак ялгап алгач, барыбыз да күмәкләшеп отряд эшләрен башкардык: девиз, җырлар өйрәндек. Ял лагеры булса да, без әле инглиз теленнән белемнәребезне ныгытырга да өлгерәбез. Лагерьда ял итү бик күңелле һәм рәхәт! Рәхмәт җитәкчеләребезгә.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 534 | Өстәде: admin | Дата: 03.06.2013



Бүген якшәмбе... көн шундый матур: талгын гына җил исә, ягымлы итеп кояш кыздыра! Балалар күтәренке кәеф белән лагерьга җыйналдылар. Көн музыка астында иртәнге зарядка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң, укучылар 2 отрядка: «Тамчы» һәм «Теремкәй»гә бүленделәр. Үзләренә җыр, девиз, капитан сайлап куйдылар һәм тырышып отряд почмагын ясарга керештеләр. Ял итү белән беррәттән укучыларыбыз мәктәп яны участогында да актив эш алып баралар. Бүген алар су сиптеләр, чүп утау эшләрендә бик теләп катнаштылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 459 | Өстәде: admin | Дата: 02.06.2013



2013 нче елның 1 нче июнендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы «Йолдызчык» җәйге сәламәтләндерү ял лагере чираттагы эшен башлап җибәрде. «1 нче июнь – балаларны яклау көне» уңаеннан асфальтта төсле бурлар белән рәсем ясау оештырылды. Балалар отрядларга бүленделәр, исем, җыр сайладылар, девиз уйладылар һәм лагерьны ачу тантанасында катнаштылар. Быелгы смена тагын да кызыклырак, файдалырак, мавыктыргыч булыр. Чөнки 21 көн дәвамында укучыларны төрле-төрле экскурсияләр, уен-конкурслар, очрашулар көтә!

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 911 | Өстәде: admin | Дата: 01.06.2013



2013 нче елның 25 нче маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 566 | Өстәде: admin | Дата: 28.05.2013



2013 нче елның 15 нче маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары полосага экскурсиягә чыктылар һәм «Универсиаданы каршылап» темасы астында спорт көне үткәрелде. Эстафета уеннарында барлык укучылар да актив катнашты. Һәркемнең йөзендә бәйрәм төсмере сизелеп торды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 545 | Өстәде: admin | Дата: 16.05.2013



2013 нче елның 14 нче маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Кадимова Надия (җитәкчесе Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы), 11 нче сыйныф укучысы Василова Эльвира (җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы) Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча VI республикакүләм конкурсның 2 нче турында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 715 | Өстәде: admin | Дата: 15.05.2013



2013 нче елның 8 нче маенда Җиңү көненә карата митинг үткәрелде. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәйкәл янында монтаж куйдылар, ә аннан соң бәйрәм авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Наҗия апа Шакированың өй янында дәвам итте.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 759 | Өстәде: admin | Дата: 12.05.2013



Экологик конференциядә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Шакирова Чулпан «Кошларны җәлеп итү методы нәтиҗәсендә урманны саклап калу» дигән тема астында фәнни-эзләнү эше белән катнашып беренче урынны яулады (җитәкчесе Шакирова Флера Гарифҗан кызы).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 615 | Өстәде: admin | Дата: 10.04.2013



6-8 нче сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән район олимпиадасында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары татар теленнән Галиәхмәтова Дилә җиңүче, Әскәрова Диләрә призер; татар әдәбиятыннан да шушы ук укучылар җиңүче һәм призер; 7 нче сыйныфтан татар теленнән Шакирова Чулпан җиңүче, татар әдәбиятыннан да шушы ук укучы призер; 8 нче сыйныфтан татар теле буенча Сәмигуллина Нурзилә призер булдылар. Барысы - 7 урын. Җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы 

Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 862 | Өстәде: admin | Дата: 05.04.2013



Поэзия көне уңаеннан, 2013 нче елның 23 нче мартында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә китапханәче Шәрәфиева Гөлфия якташ шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләү бәйгесен үткәрде. Анда 2-8 нче сыйныф укучылары катнашты.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 710 | Өстәде: admin | Дата: 23.03.2013



Сәнгать атналыгы кысаларында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1986), Татарстанның халык рәссамы (1995), Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (1997), РФнең атказанган рәссамы (2002), РФ Рәссамнар берлегенең көмеш (2003) һәм алтын (2012) медальләре иясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты (2005), Россия Сәнгать академиясе мөхбир-әгъзасы (2007) Абрек Әмир улы Абзгильдинның (1937 нче елда туган) иҗаты белән таныштырды.

Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 584 | Өстәде: admin | Дата: 17.03.2013



2013 нче елның 16 нчы мартында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Шакирова Флера Гарифҗан кызы 4-6 нчы сыйныф укучыларын татарның милли уен кораллары белән таныштырды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1180 | Өстәде: admin | Дата: 16.03.2013



Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә язгы бакчачылык эшләре башланып китте. Помидор үсентеләре кояшлы, матур көннәрне көтә.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 849 | Өстәде: admin | Дата: 15.03.2013

« 1 2 ... 85 86 87 88 89 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[16.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне билгеләп үтелде
[21.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[05.07.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка унике яшь тулды
[11.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Ачышлар сәгате» дәвам итте
[31.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат буенча бәйгедә кубок алды
[29.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол буенча III урын алдылар
[06.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья кычкырып уку көне билгеләп үтелде
[15.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол ярышында II урын алдылар
[23.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Спартакиаданың быелгысы тәмам, җиңүчеләр билгеле
[16.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[24.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышлары үтте
[09.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз театр бәйгесенең җиңүчесе булдылар