Статистика
Онлайн барлыгы: 4 Кунаклар: 4 Кулланучылар: 0
|
19:22 «Тамчы» һәм «Теремкәй» отрядлары |
| Бүген якшәмбе... көн шундый матур: талгын гына җил исә, ягымлы итеп кояш кыздыра! Балалар күтәренке кәеф белән лагерьга җыйналдылар. Көн музыка астында иртәнге зарядка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң, укучылар 2 отрядка: «Тамчы» һәм «Теремкәй»гә бүленделәр. Үзләренә җыр, девиз, капитан сайлап куйдылар һәм тырышып отряд почмагын ясарга керештеләр. Ял итү белән беррәттән укучыларыбыз мәктәп яны участогында да актив эш алып баралар. Бүген алар су сиптеләр, чүп утау эшләрендә бик теләп катнаштылар.
|
|
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары |
Карап чыгулар: 488 |
Өстәде: admin
| Рейтинг: 4.5/15 |
|
|