Якшәмбе, 05.05.2024, 04:44
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




2013 нче елның 21 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Туган тел көне билгеләп үтелде. Шакирова Флера Гарифҗан кызы оештырган чара уен-конкурс формасында бик күңелле узды. 

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 580 | Өстәде: admin | Дата: 21.02.2013



2013 нче елның 11 нче февраленнән 16 нчы февраленә кадәр Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә инглиз теле атналыгы оештырылды. Атналыкны башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган «Инглиз теленә сәяхәт» дигән конкурс ачып җибәрде. «Йолдызлы сәгать», «Кем миллионер булырга тели?», «Үз уеным» кебек чаралар укучыларның күңелләрендә якты эз калдыргандыр дип уйлыйбыз. Конкурслардан тыш укучылар үзләренең белемнәрен инглиз теленә кагылышлы викторинада сынадылар. Киләсе уку елында да укучылар фән атналыгында бик теләп катнашырлар дип ышанып калабыз.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 905 | Өстәде: admin | Дата: 19.02.2013



2013 нче елның февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә язучы һәм драматург, Татарстанның халык шагыйре (2001), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1995), М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры (1988) Фәнис Гатаулла улы Яруллинның [9 нчы февраль, 1938 нче ел, Татарстан, Баулы районы, Кызылъяр авылы — 9 нчы декабрь, 2011 нче ел, Казан] тууына 75 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары «Баз бакасы» пьесасын сәхнәләштерделәр. 

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1066 | Өстәде: admin | Дата: 18.02.2013



2013 нче елның 16 нчы февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Шакирова Флера Гарифҗан кызы бөек поляк астрономы Николай Коперникның [19.02.1473 – 24.05.1543] тууына 540 ел тулу уңаеннан чара үткәрде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 713 | Өстәде: admin | Дата: 16.02.2013



2013 нче елның 15 нче февралендә Биектау районы Айбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән V Республикакүләм экологик-туган якны өйрәнү фестивалендә катнашып,  Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Василова Эльвира II урын (җитәкчесе Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы), 7 нче сыйныф укучысы Шакирова Чулпан III урын (җитәкчесе Шакирова Флера Гарифҗан кызы) алды. 7 нче сыйныф укучысы Сафина Резедә (җитәкчесе Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы) грамота белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 467 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2013



2013 нче елның 15 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлилов) [15.02.1906 – 25.08.1944] туган көне искә алып үтелде. Китапханәче Шәрәфиева Гөлфия оештырган чарада 5-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Шигырь сөйләү бәйгесе белән шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы презентацияне карау бергә алып барылды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 694 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2013



2013 нче елның 14 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә авылдаш әфганчыларыбыз белән очрашу үткәрелде. Әйшияз авылыннан Сәхибуллин Рәфхәт Шәүкәт улы һәм Шакиров Илһам Рәфкать улы укучыларны борчыган сорауларга җавап бирделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 730 | Өстәде: admin | Дата: 14.02.2013



2013 нче елның 13 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авыл халкы өчен концерт куйды. Барлыгы 3150 сум акча җыйналды. Авыл халкы укучылар чыгышыннан бик канәгать калдылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 655 | Өстәде: admin | Дата: 13.02.2013



2013 нче елның 8 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы Россия фәне көненә багышланган чара үткәрде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 684 | Өстәде: admin | Дата: 09.02.2013



2013 нче елның 29 нчы гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Рәфинә Фаил кызы рус язучысы, тәрҗемәче Василий Андреевич Жуковскийның [29.01.(09.02.)1783 – 12(24).04.1852] тууына 230 ел булу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 521 | Өстәде: admin | Дата: 30.01.2013



2013 нче елның 30 нчы гыйнварында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы бөек рус художнигы Василий Иванович Суриковның [12(24).01.1848 – 06(19).03.1916] тууына 165 ел булу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрде. Ул В.И. Суриковның иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды.

Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 541 | Өстәде: admin | Дата: 30.01.2013



Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфларның дәфтәр күргәзмәсе узды. Монда иң чиста-пөхтә, матур язучы укучыларның дәфтәрләре куелды. Мондый күргәзмә киләчәктә дә уздырылачак.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 595 | Өстәде: admin | Дата: 29.01.2013



2013 нче елның гыйнвар аенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Шакирова Фаилә Фоат кызы физика атналыгы уздырды. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 662 | Өстәде: admin | Дата: 27.01.2013

« 1 2 ... 87 88 89 90 91 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[15.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне искә алынды
[27.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Физик тәрбия буенча район олимпиадасында укучыбыз призёр булды
[18.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Югары Көек авыл музеенда булдылар
[30.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котлыйбыз
[15.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Очрашулар көне» узды
[03.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә җәйге ял лагере тантаналы ачылды
[21.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз фәнни-гамәли конференциядә катнашты
[30.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфларда «Күңелле стартлар» уздырылды
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде
[14.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[24.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[27.08.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез төп мәктәпләр рейтингында унлыкта
[19.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Всероссийский конкурс юных чтецов «Живая классика»